Татарстанда 33 төр һөнәрчелек әйберләрен маркировкалаудан азат итәргә телиләр
Татарстанда мәҗбүри маркировкалаудан азат ителәчәк һөнәрчелек әйберләре исемлеген расларга планлаштыралар.
Документка 33 төр товар кертеләчәк, бу кече җитештерүчеләргә чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк. Карар антикоррупция экспертизасын уза.
Исемлеккә һөнәрчеләр тарафыннан ясалган продукция кертелгән – кием-салым әйберләреннән (пальто, күлмәкләр, блузкалар, трикотаж әйберләре, баш киеме һәм аксессуарлар) төрле максатлардагы тукыма һәм трикотаж әйберләренә, шул исәптән аяк киеменә кадәр. Бу барлык товарларны идентификация чаралары белән мәҗбүри маркировкалауга дучар ителүчеләр исемлегеннән чыгарырга мөмкин.
Мәҗбүри маркировкалаудан баш тарту кече җитештерүчеләргә техник таләпләрне үтәү чыгымнарын киметергә һәм үзгәрүчән базар конъюнктурасы шартларында һөнәрчелек секторын үстерүне стимуллаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, ТР Министрлар Кабинеты һөнәрчеләрне бердәм реестрга кертү тәртибен расларга планлаштыра, шул исәптән индивидуаль эшмәкәр булмаганнарны һәм профессиональ керем салымын түләмәүчеләрне дә. Документ буенча, һөнәрче дип биш кешегә кадәр хезмәткәре булган кече һәм урта эшкуарлык субъектлары яки махсус «НПД» режимын кулланган физик затлар, әгәр аларның эшчәнлеге һөнәрчелек эшчәнлеге төрләре исемлегенә туры килсә, танылырга мөмкин.
Реестрга керү өчен һөнәрчеләргә ТР эшкуарлыкны яклау фонды аша документлар пакетын тапшырырга кирәк. Фонд тикшергәннән соң материалларны вәкаләтле орган – ТР икътисад министрлыгына җибәрә, ул кертелү яки баш тарту турында карар кабул итә.
Документ кушымтасында һөнәрчелек эшчәнлеге төрләренең киң исемлеге күрсәтелгән, ул 30дан артык юнәлешне үз эченә ала: умартачылык һәм тукыма җитештерүдән алып, мебель, музыка кораллары, уенчыклар һәм халык сәнгать кәсепләре әйберләрен ясауга кадәр.
Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр Татарстанда беренче тапкыр төбәк дәрәҗәсендә һөнәрчеләрнең хокукый статусын ныгыттылар һәм аларны кече һәм урта эшкуарлыкны (КҮЭ) яклауның гамәлдәге системасына керттеләр. Инициатива буенча, һөнәрчелек эшчәнлеге субъектларына хәзер биш кешедән артык булмаган хезмәткәре булган кече һәм урта предприятиеләр, шулай ук «Профессиональ керем салымы» махсус салым режимын кулланган үз-үзеңне эш белән тәэмин итүчеләр кертелә.
Моннан тыш, ТР хакимияте 2026–2031 еллар өчен халык сәнгать кәсепләрен торгызу, саклау һәм үстерү концепциясен расларга планлаштыра. Проект кысаларында, аерым алганда Татарстанда, һөнәрчелек үзәкләре, виртуаль музейлар ачарга һәм халык һөнәрләрен өйрәнү өчен кадрлар әзерләргә телиләр.
Фото: «БИЗНЕС Online»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев