Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда бакчачыларына шәп яңалык: Участокларына бушлай газ кертә башлаячаклар

Социаль газификация буенча бакча участоклары чикләренә кадәр газ үткәреләчәк.

«Февраль ахырында булган Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын игълан итү барышында бакчачылык ширкәтләрен социаль газлаштыру программасына кертү турында йөкләмә бирелде. Әлегесе көнне газ бакча ширкәте чикләренә кадәр генә кертелә, әмма үзгәрешләр кабул ителү белән аны мөрәҗәгать итүче бакчачының участогы чигенә кадәр кертәчәкләр», — дип сөйләде матбугат конференциясендә Татарстан сәнәгать һәм сәүдә Министры урынбасары Марат Миңнебаев.

Шул ук вакытта газны мондый ысул белән барлык бакча йортларына кадәр түгел, ә даими яшәү өчен кулланыла торган өйләргә генә кертү каралган. Программада катнашу өчен кеше газ кертеләчәк адрес буенча пропискага ия булырга тиеш. Республикада халыкның социаль якланмаган катламнары өчен эчендә газ үткәрүне субсидияләү программасы да гамәлдә. Субсидиянең максималь суммасы 100 мең сум тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев