Татарстанлыларга бәйрәмнәрдә кемнәрне эшкә чакырырга ярамаганын аңлаттылар
Яңа ел бәйрәмнәрендә Татарстан халкы 12 көнлек ял белән ләззәтләнә алачак.
Әмма кайбер хезмәткәрләрне ял көннәрендә эшкә чакырырга мөмкиннәр. «Татар-информ» мәгълүматларына караганда, эш бирүчеләр бәйрәм көннәрендә йөкле хатын-кызларны һәм балигъ булмаганнарны эшкә җәлеп итәргә хокуклы түгел. Шулай ук хезмәткәрнең ризалыгыннан башка хезмәткәрләрнең түбәндәге категорияләрен эшкә чакырырга ярамый: • Инвалидлар; • 3 яшьтән кечерәк балаларның ата-аналары; • Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларның ата-аналары; • Күпбалалы ата-аналар (кече балага 14 яшьтән кимрәк булу шарты белән); • 14 яшькә кадәрге балаларның ялгыз ата-аналары; • Авыру туганнарны караучы затлар; • 14 яшькә кадәрге балаларның ата-аналары, әгәр башка ата-ана вахта ысулы белән эшләсә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев