Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәүбәләр кабул булсын!

Март кояшының җылысына, табигать — анабызның уянып, бар тереклек дөньясының җанлануына колак салып йөргән мәлдә, мөселман халкы өчен җаваплы, шул ук вакытта сөенечле изге ай – Рамазан ае башланды.

Йөзьяшәр Кече Урыссу халкы бу вакыйганы зур әзерлек белән каршы алды. Атна саен барган дини укулар вакытында, ураза тоту тәртибе, үз-үзеңне бу гамәлгә әзерлǝʏ кагыйдәләре, намаз уку буенча киңәш-теләкләәр турында даими аңлатылды. Моннан тыш, җомга намазлары алдыннан, бар авыл халкы хәбәрдар булсын өчен тавыш көчәйткеч аша да бу хакта мәгълүмат бирелеп торды.

Юбиляр авылның тарихында дин, дини тәрбия эше зур урын алып тора. Элек-электән якын-тирә авыллар үзара сөйләшкәндә Кече Урыссу халкын «Чалмалылар», дип йөрткән. Ә чалманы күбесенчǝ дин әһелләре киеп йөрүен аңлатып тору артыктыр.1924 елда күчеп килеп, авылны тергезгәч, мәчет кирǝк, мǝчетсез тормыш булмый, дигǝн фикергә килә авыл аксакаллары.Озакка сузмыйча бу эшкә дәррәү тотыналар. Ихата башыннан акча җыеп, бура кайтартып, Совет урамының чишмәгә якын җирендә (авылның үзәге) мǝчеткǝ урын тǝгаенләнә.

 Тумышы белǝн Кәрәкәшледән, Уфада дини гыйлем эстәп кайткан Әхмәтзакир Шакирҗан улын мулла итеп чакыралар. Әмма ил буенча барган үзгәреш дулкыны мәчеткә манара куярга ирек бирми, алай гына да түгел Әхмәтзакир мулланы да, халыкны дөрес юлдан алып бармый дип, сөргенгә озаталар. (Шуннан соң ул авыр хастага дучар булып, авыру килеш авылга кайтып, Кече Урыссуда вафат була). Советлар Союзы чорында дингә зур киртәләр, даими эзәрлекләүлǝр, тыюлар кыршауында качып-посып эш итәргә туры килә. Мәчет бинасы төрле елларда клуб, колхозның кирәк –ярак келәте, мǝктǝп спортзалы булып хезмәт итә. Кара болытлы давылдан соң, ялтырап кояш чыккан кебек, ил тарихында яңа үзгәрешләр була һǝм 1998нче елда авыл уртасында яңа мәчет калкып чыга, биек манарасында көмеш ае ялт-йолт килеп, күзләрне чагылдыра.

Нинди генǝ авырлыклар булмасын халык диннән ваз кичми, мǝрхʏм Закир мулланың: «Үлсǝм үлǝм, динемнән аерылмыйм», — дип сыкрап әйткǝн җан авазы — кечеурыссулылар өчен мәңгелек тәгьбир булып кала.

Егерме алты ел дәвамында авыл буйлап, җомга, бәйрәм чаралары чорында, моңлы азан тавышы колакны иркәли. Һәрбер чара шәригать законнарына туры китереп уздырыла.
Ихтыяр көче нык булган мәхәллә халкы өчен мәчет, «Тукай» исемендǝге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять ифтар ашлары оештырып, ураза тотучыларны тәмле ризыклар белән сыйлап, аларга бу җаваплы чорда сәламәтлек телǝп торалар. Ə дога кылучыларның уйларында, телләрендә бары бер телǝк: «Сугышлар бетсен, илгә тынычлык килсен!»

Илсөяр Валеева, Кече Урыссу авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев