Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тыйнак ветеран хакында бәянлик

Бүген, 31 май көнне, Урыссу бистәсендә гомер кичергән, Бөек Ватан сугышы яугире Вениамин Михайлович Ермаковка 100 яшь тулган булыр иде.

Бу хакта аның килене Татьяна Ермакова Самарадан җибәргән хатында хәбәрли. Советлар Союзы чоры вәкиле буларак, ханым байтак классиклар әйтемнәрен китергән, алар авазы бүген дә гаять әһәмиятле һәм ышандырырлык яңгырый. Аерым алганда, Татьяна Васильевна Бөек Ватан сугышы чорында бихисап яралыларны аяусыз үлемнән коткарган күренекле академик, галим-медик, хирургны мисалга китерә. Җиңүдән соң да әле ул табиб шау чәчкәдәге алмагачларга сөенә алмавын яшермәгән. Буш урында тумаган шул гомерлек күңел әрнүләре… Язмабыз героена кайтыйк шулай да. Вениамин Ермаков Баулы районы Фоминовка авылында туган. Сугыш чыгар алдыннан репродукторлардан һәрдаим «Иртәгә сугыш булса.» җыры яңгырый. Яуга әзерләнгәннәр дә кебек, тик ул илгә көтмәгәндә ябырыла. 17 яшьлек егетнең киләчәккә планнары зурдан була, әлбәттә. Җәй уртасы, тәүге сөю… Вениаминны фронтка чакыралар. Әнисе улының юлына кабартмалар әзерли, читтән генә чукындыра һәм, нәкъ җырдагыча, теләк юллый: «Үлем килсә, шул мизгелдә булсын, яралары булсын җиңелдән». Хезмәт иткән чорында исә якташыбызның зирәк зиһенлеге җитәкчеләр игътибарыннан читтә калмый.

 — Командир ярдәмчесе Ермаковка Польшаның Стырь елгасы буендагы Дубна авылы янындагы һөҗүм планын эшкәртү бурычы йөкләтелә, — дип яза Татьяна Ермакова. — Ул яуда безнекеләр җиңә. Батальоннан җиде сугышчы кала. Уңышлы яу, шулай ук дошман снайперын юк иткән өчен, Ермаковны «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр. Әйткәндәй, сугыштан соң алган күпсанлы бүләкләре арасында нәкъ шул медаль һәм Жуков Ордены ветеран өчен иң кыйммәтлеләре булып кала. Сүз уңаеннан, Жуков Ордены 1994 елның 9 маенда Президент Карарына ярашлы булдырыла. Вениамин Ермаковка әлеге тиңдәшсез бүләк инде тыныч вакытта тапшырыла. Бөек Ватан сугышында катнашучылар сафы сирәгәйгәннән-сирәгәя ул чакларда…

Вениамин Ермаков иң авырлардан саналган коры җир гаскәрләрендә хезмәт итә. Ветеран Берлингача юл үтә.

Сугыштан соң Урыссу эшчеләр бистәсендә төпләнә — Уруссу ГРЭСының мазут цехы начальнигы сыйфатында хезмәт куя. Яралар эзсез калмый, соңга таба аягын тездән түбәнрәк кистерергә туры килә… Әмма сәламәтлеге какшауга карамастан, батыр яугир һәрвакыт сафта калырга омтыла, олы яшькәчә велосипедта йөрүен ташламый. Хатыны Зинаида Дмитриевна белән ике ул тәрбиялиләр. Михаил гаиләсе белән Киевта яши. Кызганычка каршы, Александр уллары коронавирустан вафат була.

… Еллар тыелгысыз алга чаба. Балалар, оныклар, оныкчыклар… Ермаковлар нәселе дәвам итә. Таләпчән, кешелекле якташыбыз бүген дә тамырларында Ермаков каны агучы дәвамчыларының тормыш юлын яктырта. Изге Хәтере кала. Ифрат катлаулы, каршылыклы һәм шул ук вакытта искиткеч гүзәл дөньяда яшәгән, сугышкан, иҗат иткән кешеләр өчен моннан да кадерлерәк, кыйммәтлерәк нәрсәнең булуы мөмкинме?! Юктыр.

Роза Искәндәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев