Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урыссулы Хөснулла Галимуллин Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте

Ефрейтор Хөснулла Галимулла улы Галимуллин Кызыл Армия сафларына 1944 елда чакыртыла.

Ул 1945 елда башланган рус-япон сугышында артиллерист булып көрәшә. Хәрби хезмәткә җиде ел гомерен биргән карт фронтовик Бөек Җиңү көне белән котларга дип килгән район башлыгы Рөстәм Нуриев белән шанлы һәм данлы еллар турында озак сөйләшеп утырдылар. Туган якларына җиңү белән әйләнеп кайткан солдатның күкрәгендә, күп санлы билгеләр белән беррәттән, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены да балкый. Сүз уңаеннан, Хөснуллла Галимулла улы Галимуллинга, республиканың башка ветераннары белән беррәттән, быел да гүзәл мәркәзебез Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан оештырылачак бәйрәм чараларында катнашу хокукы бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев