Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урыссу урамнары һәм гараж аралары чүплек урыны түгел!

Иртәнге сәгатьләрдә үк редакциягә Урыссу бистәсенең Тукай урамындагы 23 санлы йортта яшәүче Юрий Георгиевич Демин килде.

Пенсионер Тукай урамыннан элекке агач эшкәртү комбинаты буйлатып Урыссу урамына чыга торган тыкрыкта урнашкан гаражлар массивының янәдән чүплек урынына әверелеп баруына борчылуын белдерде.

Без Юрий Георгиевич белән аның гаражы урнашкан урынга килдек. Моннан ике ел элек пенсионер, гараж алды территориясен төзекләндереп, чуерташ алып кайтып түшәгән. Шушы көннәрдә аның гаражы буенда кемдер кискән агач ботакларын һәм каты көнкүреш калдыклары салынган капчыкларны бик яхшы итеп куеп киткән. “Шәхси калдыкларыннан котылган бу кеше үзен бик яхшы хис итәдер инде”, - дип үпкә катыш рәнҗүен белдергән пенсионерның халәтен аңлавы кыен түгел. Яңа туган көннең күңелсезлектән башлануын беркем дә теләми.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев