Урыссудан Катковлар гаиләсе «Безнең геройларга» чарасына кушылды
Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе муниципаль берәмлекләрнең ЗАГС органнары белән махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итеп, «Безнең геройларга» проектын башлап җибәрде.
Бу чара кысаларында Ватанны саклаучылар көне алдыннан никахларын теркәүче яшь парлар хәрбиләргә котлау открыткалары яза.
Республиканың ЗАГС органнары оештырган «Безнең геройларга» чарасы — ул махсус хәрби операциядә катнашучыларның Ватанны, үз гаиләләрен, якыннарын һәм туганнарын саклап хәрби бурычларын үтәгәндә тугрылыклары һәм кыюлыклары өчен рәхмәт белдерү. Бүген безнең батыр якташларыбыз – әтиләребез, улларыбыз, абыйларыбыз тынычлык өчен көрәшә», - дип билгеләп үтте тармак җитәкчесе Эльвира Әхмәтова.
Ютазы районыннан яңа өйләнешкән яшь парлар - Катковлар да «Безнең геройларга» чарасына кушылды.
Законлы никахлашу көнендә ирле-хатынлы Артур һәм Энҗе Катковлар беренче котлау открыткасына кул куйдылар. Рәхмәт белдереп язылган Һәрбер котлау хаты якташларына – махсус хәрби операциядә катнашучыга җибәреләчәк.
Яшьләрнең тантаналы көненә якын дуслары һәм туганнары шаһит булды, аларның йөзләре шатлык белән балкыды. Котлауларда күңелгә үтеп керерлек сүзләр һәм мәхәббәт, үзара аңлашу һәм бәхетле гомер теләкләре яңгырады.
Җитди костюм кигән Артур сөйкемле кәләшенең кулыннан тоткан, ә аның ап-ак күлмәге Энҗенең сылулыгын күрсәтә иде. Аларның күзләрендә чиксез мәхәббәт һәм киләчәккә ышаныч чагыла иде.
Тантаналы чарадан соң яшь пар бу мөһим вакыйганы туганнары, якыннары даирәсендә бәйрәм итте. Аларның мәхәббәте көннән-көн ныгысын, ә гаиләләре ныклы булсын!12:50
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев