Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулылар — Дмитрий Маликовның осталык дәресендә

РФ халык артисты Дмитрий Маликовның осталык дәресе Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният йортында узды

«Татнефть» хәйрия фонды һәм халык артистының продюсерлык үзәге Әлмәттә башлангыч музыкаль белем алучы балалар өчен осталык дәресе оештырды. Бөтен Татарстан Республикасыннан чакырылган сәнгать мәктәпләре укучылары бу кызыклы чарага остазлары белән бергә килгән иде.

Урыссу балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучысы Ирина Иванаевская тәрбияләнүчеләре Амелия Шәйхуллина белән Стас Михайлов та әлеге чарада булды.

Осталык дәресе «Музыка дәресләре» социаль — мәгариф проекты кысаларында узды. Дмитрий Маликов балаларга үзенең иҗаты һәм музыка белән шөгыльләнүе турында сөйләгән. Балалар танылган артистны бик кызыксынып тыңлаган. Республиканың музыка мәктәпләренең иң яхшы укучылары Дмитрий Маликов белән бер сәхнәдә чыгыш ясаган.

Осталык дәресе ахырында Дмитрий Маликов «До завтра» җырын башкара, яшь тамашачылар аны басып алкышлый. Очрашу дустанә, уңайлы мохиттә бер сулышта уза.

— Кызык булды. Дмитрий Маликов үзенең иҗади тормышы белән таныштырды, кызыклы вакыйгалар сөйләде. Ул барлык яшь музыкантларга да музыка өлкәсендә үсешергә һәм көн дә яңалыкка омтылырга кирәк булуын, иҗат һәм музыка белән шөгыльләнү аркасында кешенең холкы да ныгый баруын билгеләде, — дип искә ала балалар сәнгать укучысы Стас Михайлов.

Анастасия МИХАЙЛОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев