Владивостоктан Казанга өч сирәк очраучы пингвин күчеп килгән
Кызыл китапка кертелгән өч Гумбольдт пингвинын Владивостоктан Казанга күчергәннәр.
Бу хакта Приморье океанариумы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Татарстан башкаласына бу төр кошлар өч көн барып җитә. Аларның тагын 10 туганын Мәскәүгә җибәргәннәр. Казанда инде ике Гумбольдт пингвины яши. Вольерда тулыланганнан соң җирле һәм читтән килгән кошлар башта аерым торалар, ләкин аннары бер төркемгә җыелалар. "Хәзер, 4 көннән соң, аларның җирле пингвиннар һәм килүчеләр төркемнәренә бүлү юк, барысы бергә торалар. Яхшы ашыйлар, кәефләре күтәренке",- дип хәбәр иттеләр Приморье океанариумында. Бу сирәк төр кошлар Халыкара кызыл китапка "зәгыйфьләр" категориясенә кертелгән. Барлыгы дөньяда 12 мең пар Гумбольдт пингвины калган. Русиядә алар Владивостокта, Мәскәүдә, Түбән Новгородта, Воронежда һәм менә Казанда гына барн.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев