Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Иске Урыссу авылында Әфган сугышында катнашкан авылдашларын искә алдылар

15 февральдә Ватаннан читтә үз бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көнен билгеләп үттек.

Нәкъ 36 ел элек Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару тәмамланды, һәм бу көн якын һәм ерак чит илләрдә хезмәт итүче яки хәрби бурычларны үтәүче барлык хәрбиләр өчен хәтер символы булды. 

Әфганстандагы сугыш тугыз елдан артык дәвам итте һәм совет гаскәрләре өчен иң озак халыкара хәрби низаг булды, анда ТР Ютазы районыннан 80 кеше катнашты. 

Иске Урыссу авылының "Хәтер скверында" чәчәк салу тантанасына төрле буын вәкилләре, шулай ук Әфган сугышы ветераннары Дамир Ибраһимов һәм Фәнис Нигъмәтуллин җыелды. Бу көн безгә әфганчылар турында гына түгел, Венгрия вакыйгалары, Чечен кампанияләре геройлары турында да — ирек өчен көрәшүчеләрнең барысы турында да искә төшерә. Катнашучылар һәйкәлнең итәген Мәңгелек хәтер символы булган ал канәфер чәчәкләре белән бизәп, бер минут тынлык белән һәлак булганнарны искә алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев