Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ютазы районында “Мәктәпкә җыенырга булыш!” республика хәйрия акциясе старт алды

Беренчеләрдән булып төзелеш предприятиеләре – Капиталь төзелеш идарәсе, Әбсәләм комбинаты, “Төзекләндерү” МУП ярдәм кулы сузды. Шулай ук муниципаль хезмәткәрләр, район депутатлары, авыл җирлекләре, мәгариф учреждениеләре үз өлешләрен кертте. Шул ук вакытта әлеге изге хәйриягә кушылырга ашыкмаучы хезмәт коллективлары да бар.

Хәйрия акциясе барышында җыелган акчалар нәкъ менә авыр тормыш вәзгыятенә дучар булган гаиләләргә балаларын мәктәпкә җыярга – букча һәм канцелярия товарлары сатып алырга тотылачак. Шулай ук аз керемле күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнә торган 2 сыйныфтан алып 11 сыйныф укучыларына да хәйрия ярдәм күрсәтү күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев