Ютазы районының бәхетле гаиләләре Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көнен билгеләп уза
Гаилә, мәхәббәт һәм тугърылык көне уңаеннан район мәдәният йортында "Без бергә бәхетлеләр" дип исемләнгән музыкаль-күңел ачу чарасы булып узды.
Чарага бер-берләренә тугъры калып, саф мәхәббәт хисләрен югалтмаган, менә инде 50 ел бергә гомер итүче Урыссудан Воробьевлар - Валентина Михайловна һәм Леонид Сергеевич гаиләсе, Акбаш авылыннан 19 ел бергә гомер кичерүче Камаевлар - Азат һәм Гөлнар, Әбсәләм авылыннан 15 ел бергә иңне иңгә куеп яшәүче Ильясовлар - Закуан һәм Гөлназ гаиләләре катнашты. Бәйрәм киченә шулай ук 50 ел бергә яшәүче парлар Урыссудан Александр Алексеевич һәм Александры Алексеевна Абрамовлар, шулай ук Урыссудан Тәлгать Исмәгыйль улы һәм Гөлсинә Габбас кызы Исхаковлар һәм Яссы-Тугай авылыннан Мөслим һәм Сәлимә Йосыповлар гаиләләре чакырылган иде. Ютазы муниөипаль районы ЗАГС бүлеге начальнигы Зөлфия Фәррахова парларны әлеге истәлекле, матур бәйрәм белән котлап. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Районның пенсия фонды җитәкчесе Ильмира Абдуллина гаиләләрендә икенче һәм аннан да күбрәк сабыйлар туган Урыссудан Гыймадиевлар, Ютазыдан Сәһибуллиналар һәм Каразиректән Баһаутдиновлар гаиләләренә аналык сертификатларын тапшырды һәм әлеге хөкүмәт тарафыннан бирелгән акчаны кайларга сарыф итәргә булуы турында сөйләде. Район мәдәният йорты, үзәкләштерелгән китапханә системасы, ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән "Бердәм Россия" партиясе ярдәме белән уздырылган бәйрәм кичәсе һәр гаиләнең күңелендә тагын озак еллар сакланыр дип ышанып калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев