Ютазы районының гүзәл затлары – “Автоледи”да
Кичә район хатын-кызлары "Автоледи" бәйгесендә катнашып, үзләренең машина йөртү осталыгын сынады.
Чарада катнашу теләгән белдергән тугыз автоледи өчен бәйге юл хәрәкәтләре кагыйдәләре буенча имтихан тотудан башланды. Аннан соң алар автодромда осталыкка һәм тизлеккә көч сынашты. Җиңүчеләрне Ютазы районы автоинспекциясе начальнигы Марс Гәрәев тәбрик итте. Район эчке эшләр бүлеге начальнигының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Эдуард Фәйзрахманов хатын-кызларга чәчәк бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев