Россиядә коронавирустан вакциналаштыру эше 15 декабрьдә башланды.
Мәскәүдә моңа 5 декабрьдә үк керешкәннәр иде. Бүгенгә 800 000нән артык кешегә прививка ясалган. Төбәкләргә 1,5 миллионнан артык доза вакцина җибәрелде. Вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4 процент тәшкил итә.