Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Уңышлы башланган сезон

Ютазы районы чаңгычылары Яңа ел каникулларында төрле ярышларда катнашты һәм җиңүләр яулап кайтты.


Безнең район спортчылары өчен чаңгы сезоны Зәй шәһәрендә ачылды – 2020 елның 23 декабреннән 27 декабренә кадәр алар ТР Чемпионатында катнашты. «Олимп» спорт комплексы тренер-укытучылары Таһир Гыйздетдинов һәм Илмир Латыйпов кул астында шөгыльләнүче чаңгыда йөгерүчеләр командасы гомумкоманда буенча мактаулы өченче урынга лаек булды.
Берничә көннән соң, 30 декабрьдә, алар Муса Җәлил бистәсендә узган республика ярышларында катнашты. Аларга спринт һәм ирекле стильдә көч сынашырга туры килде. Нәтиҗәләр дә куанычлы: 2011-2012 елгы малайлар арасында Илтимер Латыйпов - өченче; 2009-2010 елгы малайлар арасында Искәндәр Латыйпов – беренче; 2005-2006 елгы кызлар арасында Резеда Закирова – өченче урында. Үсмер егетләр арасында барган ярышта Вилдан Вәлиев, шулай ук, өченче урынга чыкты.
2021 елның 6 гыйнварында Башкортстан Республикасының Октябрьский шәһәрендә чаңгы ярышлары буенча ачык беренчелек үтте. Безнең спортчылар 5,3 чакрым арада ирекле стильдә ярышка чыкты. Кызлар арасында Резеда Закирова, малайлар арасында Вилдан Вәлиев пьедесталның өченче баскычына күтәрелде. Яшь ир-егетләр арасында узган ярышларда Илмир Латыйповка тиңнәр булмады – ул мактаулы беренче урынны яуласа, Әмир Әхмәтҗанов – икенче урынга лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев