Яңа уку елы – яңа ярдәм: Татарстан гаиләләре нинди түләүләр алала?
Көнүзәк

Яңа уку елы – яңа ярдәм: Татарстан гаиләләре нинди түләүләр алала?

Әлеге чорда балаларын мәктәпкә әзерләде ата-аналар. Әмма күпләр белми: дәүләт бу чорда гаиләләргә ярдәм итәргә әзер. Русия Социаль фондының Татарстан бүлеге балалы гаиләләргә нинди ярдәм чаралары тәкъдим итә – безнең материалда шул хакта.

Бердәм пособие – иң кирәкле ярдәм

Бу түләү гаилә кереме төбәк яшәү минимумыннан артмаган очракта бирелә. Шулай ук хисап чорында гаиләнең хезмәткә сәләтле әгъзаларының һәрберсенең кереме кимендә 8 МРОТ тәшкил итәргә тиеш. Түләү күләме – балага билгеләнгән яшәү минимумының 50, 75 яки 100 проценты.

Ана капиталы – мәктәптән алып автошколага кадәр

Күпләр ана капиталын бары тик мәктәп яки югары уку йорты өчен түләүгә генә кулланып була дип уйлый. Бу алай түгел! Акчаларны болай да юнәлтергә мөмкин:

-балалар бакчасында тотуга;

-карау һәм күзәтү хезмәтләренә;

-түгәрәкләр, спорт секцияләре, иҗади студияләр;

-чит телләр курслары;

-хәтта автошколада укуга.

Төп шарт – мәгариф оешмасының гамәлдәге лицензиясе булу.

Яңа түләү – гаилә бюджетына өстәмә ярдәм

2026 елдан ике һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр өчен яңа еллык түләү гамәлгә керде. Ул җан башына уртача кереме алдагы елның яшәү минимумыннан 1,5 тапкырдан артмаган гаиләләргә бирелә. Сумма – керемнән түләнгән НДФЛ белән 6% ставка буенча исәпләнгән налог арасындагы аерма. Гаризаны 1 октябрьгә кадәр бирергә мөмкин.

Эдуард Вафин: «Без һәр гаиләгә ярдәм итәргә әзер»

Россия Социаль фондының Татарстан буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин билгеләп үтте: «Балалы гаиләләргә ярдәм – безнең эшнең төп юнәлеше. Ата-аналар үз хокукларын белүе һәм тиешле ярдәмнән вакытында файдалана алуы аеруча мөһим. Яңа уку елы – өстәмә мәшәкатьләр вакыты. Без хезмәтләрне мөмкин кадәр гади һәм уңайлы итәргә тырышабыз. Укучыларга кызыклы уку елы, ата-аналарга сабырлык һәм балалары белән горурлану телим».

Ничек рәсмиләштерергә?

Күпчелек ярдәм чараларын Дәүләт хезмәтләре порталы алып электрон рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин. Тулы мәгълүмат – Россия Социаль фонды сайтында. Социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда да яңалыкларны күзәтеп барыгыз: MAX, ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм.

Өстәмә мәгълүмат яки консультация өчен бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итегез: 8 800 100 0001 (тәүлек буе, шалтырату бушлай).

 


Нет комментариев