Бала тәрбияләүдән дә тапталганрак тема юктыр ул мөгаен.
Бу хакта аш бүлмәләрендә дә, түрәләр кабинетларында да сөйлиләр, аңа ток-шоу һәм ата-аналар җыелышларын багышлыйлар.
Без “авыр яшьләр”, тере аралашуны алыштырган бер үк төрле фикерләү һәм гаджетлардан зарланырга күнеккәнбез. Әмма игътибар белән тыңласаң, бу иске җырда да һәрвакыт яңа фикер ишетелә. Җәмгыятьтә акыллы, әмма ачы гыйбарә бар: «Авыр заманалар көчле кешеләрне тудыра, көчле кешеләр яхшы заманнарны барлыкка китерә, яхшы заманнар исә көчсез кешеләрне тудыра». Һәм без, баланың өс-башы бөтен, тамагы тук, белем алырга мөмкинлеге булган чагыштырмача муллык чорында яшәгән кешеләр, шушы каршылыкның җимешләрен ашыйбыз.
Без кулланучылар буынын үстердек. Барысына да ия булган балалар гадәттә үзләренә кагылган “кирәк” сүзен белмәсә дә, өлкәннәргә карата “бир” сүзен бик яхшы әйтә. Алар бирә белмәсә дә, таләп итә белә, еш кына аларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә өлгерә алмаган өчен ата-анасын битәрли. Заман капма-каршылыгы шул була инде: тамагы тук, өсте бөтен яшьләр еш кына рухи азыкка ач, чама хисен югалткан һәм чикләрне белмәүче кешеләр булып чыга.
Моны күреп, ирексездән сорау туа: барып төртелдекмени инде? Быелгы җәйдә язмыш педагогика дәреслегендәге кебек аермачык үрнәк белән очраштырды. Көн саен күпфатирлы йорт ишегалдында оныкларын (өч яшьлек Тимур белән сигез айлык Леонаны) саф һавада йөртүче танышым Таҗикстаннан килгән гаилә белән танышкан. Шулай итеп, яхшы заманда туган, бик күп уенчыгы булган, әмма туп тибәргә яңа гына өйрәнгән безнең Тимур. Һәм ишле гаиләдә туган, футбол секциясенә йөргән өченче сыйныф укучысы Мостафа.
Аның әтисе үзенең «бистро»сында шаурма әзерли, әнисе базарда сата, апасы исә йортта хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә, аңа кечерәк сеңлеләре ярдәм итә, дәрестән бушаган вакытта апайларын караша. Кирәк булса, җитез, оста гына итеп, бала бишегендә яткан сабыйның памперсын алыштырып куя алар.
Апалары урамга чыккан энеләрен күздән яздырмас өчен ара-тирә тәрәзәгә күз салып ала. Мостафаның самокаты да, велосипеды да, яңа телефоны да юк. Аның каравы, энесе Йосыф бар, ул аның өчен җаваплы. Зато есть младший брат Юсуф, за которого он несет ответственность. Тимур үзсүзләнеп «Мастафан» дип атап йөрткән Мостафа үпкәләми аңа.

Ул Тимурны дөрес итеп туп тибәргә өйрәтә, уен кагыйдәләрен аңлата, Йосыф турында хәстәрлек күрә. Ул акыллы, игелекле һәм безнең иркә балаларны үзенә тарткан, табигатьтән бирелгән, ир-атларга хас җаваплылык ише сыйфатларга ия. Безнең көннәргә хас булмаган бер күренеш турында бәян итик.
Энесе белән Мостафа әтисе яныннан кулларына шаурма тотып кайтып килә. Алар аны юлда ашамый, үзләре генә ашар өчен ишегалдындагы аерым эскәмиягә дә йөгерми. Башта алар Тимур янына килә: «Мә, тешлә! Күп итеп тешлә! Безнең әти эшләгән аны!» Бу очракта ясалма тәрбиялелек тә, “игелекле булырга кирәк” дигән сүзләр дә юк. Гади, чын күңелдән чыккан шатлык уртаклашу бу. Һәм бернинди гаджетларга да сатып алып булмый торган күңел юмартлыгы.

Яисә башка очрак. Ишегалдына бик күп ташлы ком китерделәр. Бала-чага “алтын приискаларында” эшкә тотынды – комны таштан аера башлады. Кемдер су да алып чыкты. Барысы да пычранып бетте. Башка балалар өйгә кайтырга теләмичә тарткалаша башласа, Мостафа белән Йосыфка апаларының бер сүзе җитте. Бераздан өс киемнәрен алыштырып, тамак туйдырып, кабат чыкты алар. Акырмыйча, тавыш куптармыйча. Рольләр анык бүленгән, ыгы-зыгыга урын калмаган система иде бу. Әмма «Моя семьЯ» дип аталган, җиде МИНе булган “сәнәгатьтә” бу системаны ничек кертергә соң?..
Әйе, оешма, оештыру – зур эш. Без сурәтләгән таҗик гаиләсендә әбиләр-нәнәйләр дә юк, әмма ата-анасы хезмәтенә хөрмәт белән караган өлкән балалар бар. Биредә сабыйларның ныгып бетмәгән зиһененә ата-ананың арыганлыгы артында гаиләнең финанс иминлеге һәм йорттагы сәламәт мохит торуын аңлатучы күзгә күренмәс программа кертелгән сыман. Бала-чага көйсезлеге урынына сәламәт уеннар, тәртип шуннан киләдер мөгаен.
Тик ишегалдындагы әниләр бәләкәй Йосыфның кем беләндер уенчыгын бүлешә алмаган очракта, үпкәләп, апасы янына кеерп йөгерүен күреп ала. Анда нинди сөйләшү булганын эскәмиядә утырган әниләр күрми дә, ишетми дә, әмма малай һәрвакыт кире чыга һәм берни булмагандай, иптәшләре белән уйный башлый.
Бервакыт кайчандыр операция кичергән Йосыф, барысына рәттән үзенең диагнозы турында сөйли башлый. Һәм ишегалдындагы әниләр һәм әбиләр бер дә ишетмәгән медицина терминын яңгырата. Мостафа, гаилә кануннарын яклаучы буларак, энесен кинәт туктата һәм өлкәннәргә мөрәҗәгать итеп: “Бу шундый аш”, – ди. Ике сүздә – шәхси серне саклау, гаилә абруе турында хәстәрлек. Тик ул да эчкерсез сабый ич, кайчак гаилә серләрен уртаклаша: ападан туңдырма сорыйм, сорыйм, тик ул алмый. Әмма унынчы тапкыр сораганда барыбер акча бирә.
Билгеле, Разумеется, финанс иминлеге – гаилә иминлегенең мөһим бер өлеше. Әмма рухи, әхлакый кануннар да мөһим. Мостафаның әти-әнисе йортындагы муллык өйдәгеләрдә иң мөһимен – уртак эштә үз өлеше булуын һәм гаиләнең һәр әгъзасының кыйммәтләрне аңлавын юкка чыгармаган дип уйлыйк. Алар көн күрми, алар тату-дус булып, тулыканлы тормыш белән яши.

Җәй уртасында Мостафа белән Йосыф каникулга ватанына кайтып китте. Бөтен ишегалды аларны түземсезләнеп көтте. Әниләр, әбиләр, аеруча Тимур: “Кайчан килә инде алар?” - дип сорап кына торды. Бу күршеләр арасында була торган гади кызыксыну гына түгел иде. Ишегалдында аларны барысы да көтә.
Ни өчен? Яңгыравык сүзләр булып ишетелмәсен, әмма бүгенге имин, тик аерым дөньяда алар күзгә күренмәс тәрбияче ролен үти. Бу балалар үз үрнәгендә безнең ишегалды малайларын үзгәрмәс хакыйкатькә өйрәтә: өлкәннәрне хөрмәт итү, кечеләр турында хәстәрлек күрү, дусың белән уртаклашкан гади генә тәмлекәчкә дә шатлана белү бу.
Әле һаман без көрчеккә килеп терәлдек дип уйлыйсызмы? Юк. Мостафа гаиләсе кебек гаиләләр булганда яхшы заманалар көчсезләрне генә түгел, көчле кешеләрне дә тудырачак. Бүген көчлелек – әйтик, мамонтны буйсындыра алу гына түгел, үзеңдә бар нәрсә дә булганда кешелеклелегеңне саклап кала белү ул. Көч – үзеңдә бик аз булганда да уртаклаша белү осталыгы. Бу балалардан өйрәнер нәрсәләр күп әле. Бәлки, безнең котылу юлы - гаджетларны тыюда гына түгел, онытылган гаилә кыйммәтләренә, бер-береңә ярдәм кулы сузуга кайтудыр.
Мостафа, Йосыф, апалары, без сезне бик көтәбез. Ишегалды сездән башка тын калды, әмма тыныч түгел. Сезнең оешканлык, игелеклелек җитми безгә.
Нет комментариев