Татарстанда 18 светофорга интеллектуаль системалар урнаштырылды
Җәмгыять

Татарстанда 18 светофорга интеллектуаль системалар урнаштырылды

Татарстанда шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системалары урнаштыру эшләре төгәлләнгән.

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 18 светофор модернизацияләнгән, аларга 18 контроллер, 89 детектор һәм 19 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Эшләргә 125,7 млн сум акча юнәлтелгән, шуның 91,8 млн сумы — федераль бюджеттан.

Казанда 12 светофор яңартылган. Аларга адаптив идарә өчен 12 контроллер, 61 детектор һәм 12 камера куелган. Чаллыда исә 6 объект модернизацияләнгән — 6 контроллер, 28 детектор һәм 7 камера. Барлык яңартылган светофорлар бердәм системага берләштерелгән, ул транспорт агымы турында мәгълүмат җыя һәм шәһәр дәрәҗәсендә адаптив идарә итүне тәэмин итә.

Транспорт министры урынбасары Ранис Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, интеллектуаль системалар халыкның уңайлылыгына турыдан-туры йогынты ясый: юлларда бөкеләр һәм тыгыннар азая, хәрәкәт салмак була.

Исегезгә төшерәбез: ИТС 300 меңнән артык халык яшәгән шәһәр агломерацияләрендә урнаштырыла. Татарстанда бу эшләр 2020 елдан алып барыла. Соңгы биш елда 124 светофор, 597 детектор һәм 610 видеокамера модернизацияләнгән.

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-svetoforlarny-modernizaciyalau-eslare-togallande-5928725


Нет комментариев