Хәерле җомга көне белән. кадерле укучыларыбыз!
Пәйгамбәребез: "Кешеләрдән яшерелгән гыйлемнәрнең ачкычлары биштер. Аларны Аллаһыдан башка һичкем белмәс. Беренчесе: иртәгә нәрсә булачагын Аллаһыдан башка һичкем белмәс. Икенчесе: аналарның карыннарында булган балаларның хәлләрен катгый рәвештә Аллаһыдан башка һичкем белмәс. Өченчесе: яңгыр төгәл кайчан явачагын Аллаһыдан башка һичкем белмәс. Дүртенчесе: һичбер кеше үзенең кайда вафат булачагын белмәс. Бишенчесе: Кыямәт кайчан булачагын Аллаһыдан башка һичкем белә алмас", - дигән.