Ютазинская новь

Ютазинский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Нам пишут

Фәнил Гаффаров "Шомырт кызы һәм чишмә"

Нефтеюганск шәһәрендә туган Шомырт кызы һәм чишмә Шомырт чәчкәләре иелеп, Чишмәгә ни сөйлиләр. Саф суларын назлап сөеп, Аның җырын җырлыйлар. Ак яулыклы шомырт кызы Чишмәне бик ярата. Нурга күмеп,назлы язны, Хуш исләрен тарата. Җырлап ага челтер чишмә, Рәхмәт әйтеп шомыртка. Тик ашкынып агып китә, Еракларга,офыкка. Әйдә,бергә бит күңелле, Җырлап агыйк...

Нефтеюганск шәһәрендә туган

Шомырт кызы һәм чишмә

Шомырт чәчкәләре иелеп,

Чишмәгә ни сөйлиләр.

Саф суларын назлап сөеп,

Аның җырын җырлыйлар.

Ак яулыклы шомырт кызы

Чишмәне бик ярата.

Нурга күмеп,назлы язны,

Хуш исләрен тарата.

Җырлап ага челтер чишмә,

Рәхмәт әйтеп шомыртка.

Тик ашкынып агып китә,

Еракларга,офыкка.

Әйдә,бергә бит күңелле,

Җырлап агыйк еракка.

Булма инде шикләнүле,

Сал толымың улакка!

Анда көтә зур елгалар,

Җәйрәп ята дәрья!

Иксе-чиксез киң алар,

Бергә чабабыз,әйдә!

Шомырт кызы салмак кына

Чайкалып җавап бирә.

Туган җиребез бит монда,

Нигә ташлап китәргә.

Ә син чая,йөгер әйдә,

Ашкынып ерак илгә.

Сәлам юллыймын мин дә,

Кушылып искән җилгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поэты района фаниль гаффаров