Якташларыма бүләгем- матур шигъри юлларым. Йөрмә хисләремнән көлеп. Килмә минем яннарыма, Сөюең чын булмагач. Нур сибеп ал таңнарыма, Яннарымда калмагач. Көлмә минем хисләремнән, Дивана,Мәҗнүн диеп. Җылы караш көтәм синнән, Ә син йөрисең көлеп. Чыксаң йөргән юлларыма, Ялгыш кына булса да. Чәчәк тотып кулларыма, Каршылармын шул таңда. Килмә минем яннарыма, Өметләремне...
Якташларыма бүләгем-
матур шигъри юлларым.
Йөрмә хисләремнән көлеп.
Килмә минем яннарыма,
Сөюең чын булмагач.
Нур сибеп ал таңнарыма,
Яннарымда калмагач.
Көлмә минем хисләремнән,
Дивана,Мәҗнүн диеп.
Җылы караш көтәм синнән,
Ә син йөрисең көлеп.
Чыксаң йөргән юлларыма,
Ялгыш кына булса да.
Чәчәк тотып кулларыма,
Каршылармын шул таңда.
Килмә минем яннарыма,
Өметләремне өзеп.
Җылы биреп җаннарыма,
Кил син,аккоштай йөзеп!
Нет комментариев