Мәдәният рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ютазы районының киновидеоучреждение хезмәткәрләре үз заллары булуын тели
Бөек кинодан заманчасына кадәр шактый дәвер үткән. Зәңгәр экран кадрларындагы вакыйгалар миллионлаган тамашачы карашын үзенә бәйли. Юкка гына әлеге сәнгать артында 27 августта үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узучы тугры хезмәткәрләр тормыйдыр.
-
Урыссулы Кристина Касланова "Очрашу урыны" проектын гамәлгә ашыру өчен 100 мең сум акча отты
Урыссуда яңа мәдәният-ял мәйданы булдыру турындагы "Очрашу урыны" проектын яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык уздырган бөтенроссия яшьләр проектлары конкурсында кабул иттеләр һәм аны тормышка ашыру өчен грантлы ярдәм кысаларында йөз мең сум акча бүлеп бирделәр.
-
Кәрәкәшле авылының “Шатлык” агитбригадасы күңелле программасы белән савымчылар янына юл тотты
18 нче август Кәрәкәшле авылының "Шатлык" агитбригадасы, күңелле программасы белән, савымчылар янына юл тотты. Сыер савучылар арасында, Ютазы районы оешуга 25 ел тулу уңаеннан "Минем туган төбәгем" дип исемләнгән викторина үткәрелде.
-
Урыссуның Балалар сәнгать паркында гитара моңы яңгырады
Шимбә көнне Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары гитарада уйнап җырларга, әлеге уен коралы кылларыннан чыккан моңны тыңларга яратучыларны үз паркына дәште.
-
Ютазылылар Баулы районында кунакта булып кайттылар
Хансевәр авылында "Дуслар белән очрашу" дип исемләнгән концерт булды. Концертны Ютазы районы үзешчәннәре куйды. Тик концерт карарга санаулы гына кеше килде.
-
Иске Каразирек мәдәният йортында районның 25-еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы узган
Иске Каразирек авылы мәдәният йорты каршында Ютазы районың 25-еллыгына багышланган «Мин Туган җирем турында рәсем төшерәм» темасына балалар өчен асфальтта рәсем ясау конкурсы узды.
-
Баулы мәдәният хезмәткәрләре Акбаш җирлегендә кунакта
Кичә Акбаш авылы халкы Баулы шәһәренең мәдәният хезмәткәрләре әзерләп килгән концерт карап хозурландылар.
-
Ютазы районында тынлы оркестр тергезелә
Кайчандыр гамәлдәге тынлы оркестрны тергезү тәкъдимен җәмәгатьчелек активистлары җиткерде һәм аны район башлыгы Рөстәм Нуриев хуплап кабул итте.
-
Әбсәләмнең “Сердәш” ансамбле Чатыр-тауны әсир итте
Инде өченче ел рәттән Әбсәләмнең "Сердәш" ансамбле Азнакайда узган төрки халыкларның "Чатыр-тауда җыен" фольклор фестивалендә безнең район дәрәҗәсен яклый.
-
Яшь каразиреклеләр мәктәп яны ял лагеренда бик теләп күңел ача
Безнең Каразирек авылы табигатьнең бик матур җиренә урнашкан. Авылыбызның тирә ягы ямь- яшел әрәмәләр, көмеш сулы күлләр белән уратып алынган. Шул матурлыкларны балаларга күрә белергә, сакчыл караш тәрбияләргә мәктәп яны ял лагеренда эшләүче укытучылар белән клуб эшчеләре зур тырышлык куя.
-
Урыссулы Гүзәл Нигъмәтуллина районны “Нечкәбил” конкурсында тәкъдим итәчәк
Узган атнада Азнакай шәһәрендә ел саен үткәрелә торган матурлык, аналар һәм гаилә бәйгесе - "Нечкәбил" республика конкурсының сайлап алу туры узды.
-
Казан артисты Мөнир Рахмаев Урал халкын биетте дә, җырлатты да
12 июнь - Россия көнендә Урал авылының киң мәйданы үзенә кыр батырларын, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен, сабантуй кунакларын җыйды.
-
Яңа Каразирек халкы атлар да иярләде, бүләк тә әзерләде
Без, яңакаразиреклеләр, элеке йолаларны онытмыйча, бәйрәмнәрне күңелле итеп уздырабыз.
-
Көрәш-Бүләк авылында сабан туе гөрләп узды
Кичә кич Көрәш-Бүләк авылының нәкъ уртасында урнашкан мәйданда халкыбызның милли бәйрәме Сабан туе гөрләде. Авылның олысы-кечесе, яше-карты билгеләнгән вакытка мәйданга бәйрәм итәргә җыелды.
-
“Истоки” халык ветераннар хоры бөтенроссия “Каравон – 2016” рус фольклоры фестивалендә чыгыш ясады
Узган якшәмбедә "Истоки" халык ветераннар хоры бөтенроссия "Каравон - 2016" рус фольклоры фестивалендә чыгыш ясады.