Шимбә көнне Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары гитарада уйнап җырларга, әлеге уен коралы кылларыннан чыккан моңны тыңларга яратучыларны үз паркына дәште.
Юк, ул нинди дә булса календарьдагы датага да, кайчандыр булган вакыйганы искә алуга да багышланмады. Чараның регламенты да, кысасы да юк иде. Кулларына гитара алган кешеләр, күпме тели, шуның кадәр көй яңгырата, үзләре яратып башкарган җырлар белән тамашачы күңеленә хозурлык иңдерә алды. Кызганыч, тамаша кылучылар гына аз булды.
- Кулыма уен коралы алмаганыма унбиш ел, каты хөкем итмәгез, - дип тамашачаны үзе белән таныштырган Димтамак авыл мәдәният йорты директоры Гөлмирә Сарайкина, гитарада уйнап, "мәхәббәт тулы күзләр" турында үзе иҗат иткән җырын бер тында башкарды.
Италиядән каникулга кайткан көләч йөзле Лиля, тамашачыны, иң әүвәл, әлеге кояшлы илгә кыскача сәяхәт кылдырды.
- Әйдәгез, бер генә мизгелгә күзләрне йомыйк һәм үзебезне гондоланың йомшак утыргычында итеп хис итик. Мин сезгә "тибрәлеп торучы" ритмы белән аерылып торучы "Вечер в Венеции" композициясен бүләк итәм.
Чит җирләр ничек кенә кояшлы булмасын, туган туфракның үзенә тарту көче барыннан да көчлерәк булуын үзендә яхшы татыган Лиля, инглиз телендә башкарган икенче җырын аны һәрвакыт сагынып, зарыгып көтеп алучы, үзе дә алар янына ашкынып кайтучы газиз әти-әнисенә багышлады. Санкт-Петербургтан кайткан актер дусты белән алар Сергей Есенинның "Королева" җырын башкарып, тамашачының күңелен тәмам әсир итте.
Бу көнне башка гитарачылар кулында яңгыраган композицияләр дә хәтта музыка дөньясыннан еракта торучыларны да битараф калдырмады.
Нет комментариев