Фәрит Ханнанов "Мин кайтырмын"
Фарит Димухаметович Ханнанов
06.10. 1956 - 22.10.2015
Мин кайтырмын яныгызга,
Шигырьләрем белән сезгә.
Аппак карлар булып очарга,
Очып төшеп җирдә эрергә…
Ак томан күк таралырмын,
Назланырмын җылы яңгырдай.
Шаян ерганактай чабармын,
Сездән башка яшәү табалмый…
Җилдәй әйләнеп кайтырмын,
Яныгызга,мизгелгә генә…
Яшел үлән булып чайкалып-
Сез,сөйгән халкым йөрәгенә.
Фәрит Ханнанов шигыре....