Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәегенең Яшьләр тыкрыгынада яктылык җитәрлек түгел

Урыссу бистәсендәге бу йорт ишек алды, киресенчә, зур һәм иркен. “Восток” ТМШ җитәкчесе Рамил Канзафаров сүзләренә караганда, йорт алды территориясен кыш көне нык итеп кар баса. Явым-төшемле һава торышында күлләвек җыела һәм ул су подъездларга агып төшә. Шуңа күрә “Безнең ишегалды” программасы буенча капиталь ремонт биредә машина йөрү юлын өр-яңадан ясаудан башланачак. Моның өчен иске асфальт юл җимереләчәк, аның нигезе ныгытылачак. Югарырак дәрәҗәдә тротуар салыначак. 

Яшәүчеләр үз ишек алларында караңгы булуга зарланды. Димәк, ясалма яктылык терәкләре дә барлыкка киләчәк. Шулай ук, һәр подъезд янында эскәмияләр һәм урналар, йорт артында кер элү һәм келәм кагу стойкалары куелачак. Моннан тыш, ишек алдыннан уза торган иске җылылык торбалары сүтеләчәк һәм коелар тәртипкә китереләчәк. 
Күрше Тукай урамы ишек алдында балалар өчен уен элементлары, өстәвенә юл аша гына “Гайдарка” уен мәйданчыгы булу сәбәпле, Яшьләр тыкрыгындагы 2 санлы йорт ишек алдында уен элементлары куелмаячак.
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев