Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Таң” җәмгыяте арыш суга

Урыссу авыл җирлегендә урнашкан “Таң” җәмгыятендә бүген урак башланды. 

Механизаторлар көзге арышны урырга кереште. Марат Галиев эшли торган “Акрос” комбайны бункерыннан озатылган беренче олаулар һәр гектардан уртача 25 центнер бөртек чыгуын күрсәтте. Игеннәрнең дымлылыгы 18 процент. Хуҗалыкта уҗым культураларын турыга урып-суктыралар. 
Икмәкләрнең торышын һәм урак башланып китүен “Таң” җәмгыяте директоры Ильяс Гарипов белән бергә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов, ветеран-агроном Сәгадәтулла Төхбәтуллин да күзәтте. 
Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев