Бакчалар белән проблемалар юк
Районның мәктәпкәчә белем бирү челтәренә 14 балалар бакчасы, 2 комбинацияләнгән төрдәге балалар бакчасы, балалар үсешенең бер юнәлеше буенча өстенлекле эшчәнлекне тормышка ашыручы гомуми үсеш төрендәге 4 балалар бакчасы керә.
Соңгы елларда балалар туу артуы балалар мәк-тәпкәчә учреждениеләренә чират барлыкка килүгә китерде. 2010 елда республика "Бәләкәч" программасын тормышка ашыру кысаларында районда эчке резервлар һәм биналарны яңарту хисабына Урыссу 4, 5 санлы балалар бакчаларында, Ютазы, Димтамак мәктәп-кәчә учреждениеләрендә 60 урынлык өстәмә төр-кемнәр ачылды. Ташкичү авылында 2011 елның декабреннән биш бала йөргән гаилә балалар бакчасы гамәлдә. Урыссу бистәсендә 2011 елның февраленнән "Йолдызчык" 6 санлы балалар бакчасы сафка бастырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев