Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Урау юлны салу буенча эшләр дәвам итә

Узган атнада Урыссу бистәсенең урау юлына вак таш җәю буенча эшләр башланды.

Әлеге юл зур йөк машиналарының бистәне урап предриятиеләргә йөрүен тәэмин итәргә тиеш, шуңа күрә аны төзүгә зур әһәмият бирелә. Хәзерге вакытта юл ягына туфрак төягән КамАЗлар агыла. "Төзекләндерү" МУП директоры Илшат Камалдинов сүзләре буенча, эшләр тәүлек дәвамында алып барыла, чөнки аларны кыска срокларда башкару зарур.

- Юл озынлыгы 2,6 чакрым тәшкил итәчәк. Әлеге этапта җир полотносы җәю тормышка ашырыла, аны өч ай дәвамында башкарып чыгу таләп ителә. Шунысы куанычлы, нигез салудан асфальт җәюгә кадәр булган эшләр комплексын безнең предприятие үз көчләре, үз техникасы белән башкарачак. Бу безнең беренче зур тәҗрибә, шуңа күрә зур җаваплылык та таләп итә, - дип шәрехләде ул эшләрне.

Фәнүзә ИБРАҺИМОВА

фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев