24 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Бәйрәкә авылы мәдәният йортында төрле кызыклы чаралар, концертлар еш оештырыла.
Шундый чараларның берсе агымдагы атнаның пәнҗешәмбе көнендә булды.
-
Районда авыл театраль коллективларының “Идел йорт” фестивале уза
Авыл мәдәният йортлары һәм клублар театраль коллективларры арасында фестивальләр уздыру безнең районда традициягә әверелде. Быел алар шулай ук авыл халкына үзләренең пастановкаларын тәкъдим итә. Алар программасында мелодраммалар да, комедияләр дә бар.Кайбер коллективлар инде тамашачыларга үз спектакльләрен күрсәтергә өлгерде, башкаларның моны эшлисе бар әле. Фестиваль декабрьдә тәмамланачак.
-
Әниләр көненә багышланган концертлар узачак
Әниләр көне алдыннан районның төрле коллективлары концерт куячак.
-
Социаль сәясәт буенча даими комиссия утырышы узды
Даими комиссия әгъзалары агымдагы елның ун ае эчендә җирле үзидарә органнарына кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эш соравын тикшерде.
-
Урыссудагы 3 санлы мәктәптә лекция үткәрелде
Әлеге мәктәп педагоглары балигъ булмаганннар арасында хокук бозулар профилактиакасы турында лекция тыңлады.
-
Коррупциягә каршы марафон
"Корррупциягә каршы марафон-2017" кысаларында район прокуроры Тимур Фатыйхов Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучылары белән әңгәмә уздырды.
-
Урау юлны салу буенча эшләр дәвам итә
Узган атнада Урыссу бистәсенең урау юлына вак таш җәю буенча эшләр башланды.