Социаль сәясәт буенча даими комиссия утырышы узды
Даими комиссия әгъзалары агымдагы елның ун ае эчендә җирле үзидарә органнарына кергән гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эш соравын тикшерде.
Район җитәкчелеге тарафыннан бу чор эчендә 506 язма мөрәҗәгать каралган, 29 мөрәҗәгать "Интернет-приемная" аша кабул ителгән, 144 мөрәҗәгать Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Президентлары, Президент аппаратлары һәм Министрлар Кабинеты адресына җибәрелгән. Алар күп фатирлы йортларны шәхси җылытуга күчерү, торак алу, торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү сорауларына кагылган. Икенче мәсьәлә итеп, милли сәясәтне тормышка ашыруның бер өлеше буларак, район мәгариф учреждениеләрендә милли белем бирү торышы каралды.
Фәнүзә ИБРАҺИМОВА
фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев