Урыссулы Кристина Касланова уй-теләкләрне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр зур дип саный
Кичә Урыссу бистәсенең "Очрашу урыны"нда район мәдәният, мәгариф, социаль өлкә хезмәткәрләре очрашты.
Әлеге ял урынын юктан бар иткән урыссулы Кристина Касланова тамашачыларга "Очрашу урыны"ның ничек итеп барлыкка килү тарихын кыскача бәян итеп узды. Кыз үз үрнәгендә проектлар һәм идеяларны тормышка ашыру өчен акча җәлеп итү ысуллары турында лекция укыды. Урыссулылар кыска вакыт эчендә яратып өлгергән ял урынын тергезү максатында бөтенроссия проектлар форумында катнашып, 100 мең сум грант откан Кристина, проектларны отышлы итеп язу өчен үз киңәшләрен бирде. Ул бүгенге заманда яшьләр өчен үз сәләтен гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләрнең зур булуын ассызыклап узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев