22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне
Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музее “Хәтер шәме” акциясенә кушылды.
Музейда мәктәп, мәдәният йорты, авыл китапханәсе белән берлектә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узды. Мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар илебезгә газап һәм михнәт алып килгән сугышның башлану тарихын искә төшерделәр, сугыш кырында булган аянычлы вакыйгалар һәм якташыбыз, Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәриповның тормышы, хәрби батырлыгы белән таныштылар. Чара ахырында, яуда ятып калучылар истәлегенә шәмнәр кабызып, аларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев