Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Акбаш авылында Ифтар мәҗлесе

Рамазан аеның кадер киче туры килгән кичләрнең берсендә Акбаш авылы мәчетендә ифтар мәҗлесе узды

Хәләл ризыклардан сыгылып торган табын арттыннан урын алган иллегә якын кешене, алар арасында кадерле кунаклар - район башлыгы Рөстәм Нуриев, авыл хуҗалыгы тармагы ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин, Акбаш авыл җирлеге җитәкчелеге һәм депутатларын Урыссу мәхәлләсенең “Мәхмүт” мәчетеннән килгән Ильяс хәзрәт Зиннәтуллин сөйләгән Рамазан аеның фазыйләтләре турында вәгазе һәркемнең күңел түренә кадерле хәзинә булып кереп калгандыр.

Кичке Акбаш авылы өстендә матур азан яңгырады. Ураза тотучылар, килгән кунаклар барысы да шөкерана догасын тыңлап, Аллаһы Тәгаләнең биргәннәренә рәхмәт әйтеп, дога кылды.

Киң күңелле иганәчеләр Радик Гайнетдинов, Әнәс Тимербаев, Сәгадәттула Төхбәтуллин, Илгизә Галимова көче белән оештырылган әлеге күркәм мәҗлес бергә очрашып, Рамазан аеның бер кичен зур файда белән уздырудан күңелләргә шифа бирсә, күмәк көч белән тергезелгән мәчетне тагын да якты нурларга күмгән кебек тоелды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Лилия ГӘРӘЕВА фотолары һәм видеосы

Ссылка на видео:

http://yutazy.ru/video/widget/list/videoroliki

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев