Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Аңлату эше алып барыла

Районда экстремаль вәзгыятьләрдә исән калу мәсьәләләре буенча район советы графигына ярашлы, гадәттән тыш вәзгыятьләр килеп туганда, экстремаль вәзгыятьләр очракларында үзеңне тоту сораулары буенча авыл җирлекләре халкы, шулай ук предприятие коллективларының Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, эчке эшләр бүлеге һәм Урыссу үзәк район хастаханәсе вәкилләре белән очрашулары узды.

Үз чыгышында күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге баш начальнигы, янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы, эчке хезмәт подполковнигы Марат Харисов янгыннарны кисәтү, учакларны һәм чүпне яндыруны тыю, торак секторында, шулай ук урманда янгын чыгу очрагында эш итү сорауларына кагылды. Табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү - хәзерге вакытта шулай ук актуаль сорау. Җыелганнарны әлеге тема белән Урыссу үзәк район хастаханәсе вәкилләре таныштырды. Ә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, шәхсән, участок уполномоченныйлары мошенниклык һәм аның төрләре белән хәлне аңлаттылар. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр сораулары белән Ютазы районы буенча дәүләт оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлегенең әйдәүче консультанты Сергей Коркин чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев