Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Билгеләнгән Графиктан калышабыз

Үткән сишәмбе көнне, 28 августта, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы А. Подовалов инфраструктура үсеше бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, районның социаль объектларында булды.

Беренче санлы мәктәпкәчә балалар учреждениесендә ремонт эшләре барышы белән танышып, Подовалов монда графиктан тайпылышның утыз процент тәшкил итүен билгеләп узды. Объектны кулланышка тапшыру срогы иң элек 30 августка билгеләнгән булса, бүгенге көнгә дата 30 сентябрьгә күчерелгән. Шуңа карамастан, дип ассызыклады Андрей Николаевич, эш күләме зур һәм эшләр вакытында башкарылырга тиеш. Комиссия подряд оешмасының игътибарын азык блогында, вентиляция һәм санузел системасында кайбер төгәлсезлекләрне бетерү зарурлыгына юнәлтте. Бүгенге көнгә балалар бакчасы янындагы территорияне төзекләндерү буенча эшләр башланган. Бу эшкә районның сәнәгать предприятиеләре - Урыссу химия заводы, Урыссу электромеханика заводы һәм Урыссу ГРЭСы ярдәм итәләр.
Капиталь ремонт алып барылучы икенче объект - Урыссу гимназиясе (элекке 1 санлы Урыссу урта мәктәбе бинасы). Объектны тапшыру вакыты 15 ав-густка билгеләнгән иде. Әмма эшләр хәзергәчә дәвам итә. Андрей Николаевич сүзләренчә, бөтен көчне эшләрне тәмамлауга юнәлтү зарур. Пушкин урамындагы төзелүче күпкатлы йортта эш бик күп. Анда электр һәм газ үткәрү буенча эшләр темпын тизләтү, атна ахырына кадәр опрессовканы төгәлләү, якын көннәрдә ике контурлы казаннар алып кайту һәм урнаштыру мөһим. Әлеге эшләрне башкаруны "Стройинвестплюс" ҖЧҖ җитәкчелеге үз өстенә алды. Тулысынча алганда, Подовалов әлеге оешманың агымдагы елда берничә тапкыр объектларны тапшыру срокларын өзү куркынычы тудыруларын ассызыклап, үзләренә тапшырылган бурычларына җаваплырак карау зарурлыгына басым ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев