Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

БиоТранс үз хокукларына керешә

1 октябрьдән район башкарма комитеты "Компания Чистый дом-2" ҖЧҖ белән килешүне тарката.

Инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы урынбасары А. Кондрашов мәгълүматлары буенча, әлеге карар нигезендә - каты көнкүреш калдыклары полигонын тәртиптә тотуның таләпләрен бозу, район торак пунктлары халкының җыелган чүпләрен чыгару графигын систематик рәвештә бозуы, Урыссу бистәсенең күп фатирлы йортларда һәм шәхси секторда яшәүчеләрнең шикаятьләре, гомумән алганда, килешү таләпләрен үтәмәү. Урыссу бистәсе периметры буенча тулган контейнерлар, Димтамак авылыннан 18 чакрымда урнашкан каты көнкүреш калдыклары полигонында антисанитария, рөхсәт ителмәгән чүплекләр - бүгенге көндә бу район халкының көндәлек тормышына әверелде. Каты көнкүреш калдыклары полигоны турында сүз йөртсәк, монда беркайчан да тыгызландыру үткәрелмәгән, арадаш рекультивация уздырылмаган, һәм объектны норматив хәлгә җиткерү өчен күп көч һәм акча таләп ителәчәк. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге өлкәдә үзен таныткан предприятие таләп ителә.
Равил Шәмсетдинов җитәкчелегендәге "БиоТранс" ҖЧҖ предприятиесе шундыйлардан булып чыкты да. 1 октябрьдән әлеге предприятие кулланучылар белән хезмәт күрсәтүгә килешүләр төзи. Җәмгыятьнең финанс директоры Эльвира Шәмсетдинова белән безнең әңгәмә кордык:
- БиоТранс - Казанда эшләгән "Союзсервис" ҖЧҖның структур бүлекчәсе. Безнең предприятие халыкка торак-коммуналь хезмәт күрсәтү базарында инде сигез ел дәвамында эшли. Су белән тәэмин итү, су чыгару, канализация, җылыту, электр белән тәэмин итү, вентиляция системаларын сузу һәм аларга хезмәт күрсәтү, моңа өстәмә рәвештә - каты һәм сыек калдыкларны чыгару - күрсәткән хезмәтләрнең әле тулы булмаган исемлеге. Өзлексез рәвештә Казанда хезмәт күрсәтү, мәсәлән, 60тан артык күп фатирлы йорт, 70кә якын белем бирү учреждениесе, мөгаен, күп нәрсә турында сөйлидер. Үзебезнең производствобызны киңәйтеп, шәхсән, Ютазы районында, бу ничек кенә пафослы итеп яңгырамасын, без халыкның культураларын һәм үзләренә югары бәя бирүне күтәрү эшендә ярдәменә ышанабыз. Ютазылыларга чүп контейнерлары янында, мәсәлән, мал тиреләре, тирес, иске җиһазлар һәм башка шундый әйберләрне өеп куярга ярамаганлыгын аңлау, һичшиксез, килер әле. Без ярдәм итәчәкбез. Беренчедән, каты көнкүреш калдыклары полигонында да, чүп контейнерлары янында да без видеокүзәтү урнаштырачакбыз. Икенчедән, кулланучының аерым түләве бәрабәренә зур габаритлы чүпкә караган шул ук кирәксез җиһазны чыгаруга сөйләшү өчен контейнерларда, чүпне чыгару автотранспортында һәм килешүләрдә дә телефоннар күрсәтеләчәк. Чүпне чыгару гарфигына килсәк, аны үтәү өчен предприятиенең бөтен мөмкинлекләре дә бар. Бүгенге көнгә безнең яңа КамАЗ, ике яңа ГАЗ автомобильләре, тагылмалы тракторыбыз бар. Полигонда даими рәвештә бульдозер эшлиячәк. Якын киләчәктәге планнарыбызда - монда сортировкалау линиясен урнаштыру. Дөрес, бер-ике ай эчендә генә полигонда тәртип урнаштыру турында сөйләп булмый. Моңа вакыт кирәк булачак. Әмма тәртип, һичшиксез, булачак. Бу безнең көчтән килә. Әлбәттә, халыкка да аңлылык күрсәтергә кирәк - чүп чыгару машинасы килер алдыннан я аның китүеннән соң чүпне чыгармаска, әлеге хезмәтләрнең түләүсез түгеллеген аңларга тиешләр. Әйе, "БиоТранс" ютазылыларга чисталыкта яшәргә, бөтен экологик таләпләрне үтәргә ярдәм итәчәк, әмма алар үзләре дә яман фикердән китәргә тиешләр. Үз ишегалдыңны, торак пунктларның тирә-якларын бик тиз пычратырга була, әмма аларның нәтиҗәләреннән арыну бик җиңел түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев