Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Бөтен дөньяда тынычлык бәрабәренә

Бөек Җиңүнең 67нче еллыгын ютазылылар район үзәгенең мемориаль комплексында билгеләп үттеләр. Бәйрәм көненең кичендә район мәдәният йорты мәйданы өстендә бәйрәм салюты яңгырады.

Бөек Җиңү көне иртәсе кояшлы, ямьле иде. Бәйрәмчә бизәлгән мемориаль комплекс янына ютазылылар - күкрәкләре орден һәм медальләр белән бизәлгән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, район кунаклары агылды.
Әлеге истәлекле вакыйгага багышланган митингны район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова ачты. Азатлык һәм тынычлык бәрабәренә гомерләрен кызганмаган, яу кырында мәңгелеккә ятып калган сугышчылар хатирәсе һәрчак йөрәктә, дип мөрәҗәгать итте ул.
5,5 меңгә якын ютазылының Ватанны якларга дип XX гасырның иң канкойгыч булган Бөек Ватан сугышына киткәннәрен ассызыклап узды ул, сугыш һәм тыл ветераннары турында кайгырту - безнең иң төп бурычларның берсе икәнен искә төшерде ул. Безнең ата-бабаларыбыз, абый һәм апаларыбызның яртысыннан күбесе шул дәһшәтле сугыш кырларында башларын салган. Татарстан, безнең районда сугыш җиле кагылмаган гаилә сирәктер. Һәм без азатлыгыбыз, киләчәгебез өчен булган көрәшләрдә героик батырлыклар кылган әти-бабаларыбыз дәвамчылары - моның турында онытмыйча, әлеге истәлекне буыннан-буынга тапшырырга тиешбез. Әлеге тәләкләр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов котлауларын ютазылыларга җиткергән ТР буенча Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе сүзләрендә дә, Баулы һәм Ютазы районнары хәрби комиссариаты вәкиле Марат Гарифуллин чыгышында да, Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Әхмәтшин мөрәҗәгатендә дә һәм шулай ук район яшьләр ассоциациясе әгъзасы Булат Хөснетдиновның ветераннарга булган чыгышында да яңгырады.
"Ютазы йолдызлары" халык бию ансамбленең композициясе бөтен кешенең дә күңеленә үтеп керде. Бөтен җир шарында иминлек өчен фронтларда һәлак булганнарны бер минутка тын калып искә алдылар. Мәңгелек ут, һәлак булган фронтовик ютазылыларның исемнәре белән мемориаль стенасы, хәсрәтләнгән аналар һәйкәле янына, Советлар Союзы Герое Фатыйх Шәрипов һәм Җиһан Хафизова барельефына чәчәкләр салынды.
Митинг тәмамлангач, ветераннарны чәй табынына чакырдылар. Ә балалар паркында теләүчеләр район советы оештырган солдат кухнясыннан солдат боткасын авыз итә алдылар. Үзешчән һәвәскәрләр концерты да халыкны үз янына чакырып торды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев