Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү турында әңгәмә

Үткән атнада утырышлар залында район җитәкчелегенең кече эшмәкәрлек вәкилләре белән очрашуы узды.

Киңәшмәдә ТР сәүдә-сәнәгать идарәсе рәисе Шамил Агеев катнашты. Аның визитының максаты, Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керүенә бәйле, эшмәкәрләрне аларның эшләренә планлы рәвештә кертелгән кайбер үзгәрешләр белән таныштыру булды. Шамил Рәхим улы үзе белән илнең әлеге Оешмага керүе уңаеннан төрле әдәбият алып килгән һәм аның белән җентекләп танышуны үтенде. Район эшмәкәрләре Агеевка үзләрен кызыксындырган сорауларны актив рәвештә бирделәр, төрле проблемаларны хәл итү вариантларын тәкъдим иттеләр. Әңгәмә бик файдалы узды. Киңәшмә ахырында район башкарма комитеты каршында 15 кешедән торган эшмәкәрләр советы сайланды. Нәкъ менә совет әгъзалары идарә белән турыдан-туры эшләячәк һәм килеп туган сорауларны хәл итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев