Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Чынбарлык - шәхси җылыту файдасына

Ягулык сезоны башланырга күп вакыт калмады. Урыссу бистәсенең шәхси секторында яшәүчеләрне һаман да бер сорау борчый: газ белән җылытуга күчәргәме, юкмы? Уйлап карасаң җавап ачык булырга тиеш: ягулыкның икенче төренә күчү котылгысыз, чөнки җылылык челтәрләренең таушалуы 73 процент тәшкил итә. Газетабыз хәбәрчесе Р. Әхмәдиеваның "Урыссу җылылык челтәрләре" ҖЧҖ директоры Р....

- Равил Габдрәүфович, тагын бер тапкыр шәхси җылытуга күчү нәрсә бе-лән бәйле булуы турында аңлатып узсагызчы.
- Урыссу бистәсенең шәхси секторын җылылык белән тәэмин итү файдасызрак була бара, ә искергән челтәрләрне куллануны дәвам итү котылгысыз финанс чыгымнарына китерә. Ышанычлы җылылык белән, җиһазларның төзеклеген, экономияле һәм куркынычсыз куллануны тәэмин итү өчен капиталь ремонт буенча чаралар үткәрү зарур. Шәхси секторның барлык җылылык челтәрләрен алыштыруга тулаем чыгымнар өчен 100 миллион сумнан артык акча кирәк. Предприятиенең мондый акчалары юк - Урыссу җылылык челтәрләре тарафыннан 2012 елга тарифларны яклаганда искергән торбаүткәргечләргә капиталь ремонт үткәрү каралмаган. Җылылык челтәрләренә капиталь ремонт, чыгымнар арту сәбәпле, файдасыз, бу шулай ук предприятие бюджетында, иң беренче чиратта, халык өчен җылылык энергиясенә тарифта чагылачак.
- Ике контурлы казаннарга алмаш бармы?
- Ике контурлы казаннар җылылык һәм кайнар су бирү өчен билгеләнгән. Су белән тәэмин итүне исәпләмичә, бары җылылык энергиясе бирүгә исәпләнгән бер контурлыларны да урнаштырырга була.
- Ниндидер сәбәпләр буенча шәхси йортларда яшәүчеләр газ белән җылытуга күчүгә катгый рәвештә каршы килсәләр?
- Ул чакта, үз йортларын җылытуны мөстәкыйль чишәргә туры киләчәк. Бу утын белән мичкә ягу яки электр приборлары белән җылыту булырга мөмкин. Яисә барлык уңай һәм тискәре якларын исәпләп, алар киләсе елга лизинг программасында катнашмыйча, ике контурлы казаннарны мөстәкыйль рәвештә көйли алалар. Каршы килүдән алар ота алырлармы? Уйлавымча, киресенчә булыр. Салкыннар башлануга кемнең генә өшисе килер. Уйланырга вакыт юклыгы факт. Чанаңны җәйдән әзерләп куй, диләр. Кешеләр шуны аңларга тиеш: үз вакытында бистә, төзелеш планыннан башка төзелгән шикелле үк, җылылык челтәрләре бердәм проекттан тыш сузылган. Заман җитәкчеләрдән вакыт белән исәпләшүне таләп итә. Шул ук Росстехнадзорның, кулланучылар өчен куркыныч янаучы авария челтәрләрен куллануга белешмә бирергә хокукы юк. Язын планлы опрессовка үткәргәндә, җылылык челтәрләренең тузган булуы сәбәпле, алар басымны күтәрә алмады. Нәтиҗәдә шәхси секторның күп участокларында опрессовка үткәрергә мөмкин булмады.
- Үзәк җылытуда кем кала?
- Магистраль (төп) торба үткәргечләрдән җылынучылар кала. Әлеге участокларда үз вакытында искергән торба үткәргечләре пенополиуретан изоляцияле торбаларга алыштырылып капиталь ремонт үткәрелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев