Дингә хөрмәт югалмаган
Иске Урыссу авылында дини тәрбиягә, аң-белемгә омтылыш, ихтирам гомер-гомергә көчле булган.
Тарихи чыганаклардан билгеле булганча, Иске Урыссу авылы тарихы мәҗүсилек чорына барып тоташа. Аның биләмәсендәге балбал, ягъни таш сын XX гасыр башына кадәр сакланган. Әмма күчмә халыкларга хас потларга табыну әкренләп юкка чыккан, адәм баласы ислам диненең асылы Аллаһы Тәгаләгә ышануда икәнен аңлый башлаган. Меңнәрчә еллар дәвамында кешенең хак дингә, дини тәрбиягә, аң-белемгә омтылышы арткан. Арабызда бар булмышын, тырышлыгын шушы үткәннәрне бөртекләп туплауга багышлаган якташларыбыз булуы аеруча шатландыра. Аерым алганда, район халкына “Еллар агышы – буыннар язмышы”, “Туган ягым – тарих чоңгылларында” китаплары аша таныш Тәнзилә апа Йосыпованың хезмәте чиксез. Авыл мәчете мөгаллимәсе Венера Хафизова билгеләп үткәнчә, аның туган як тарихына багышланган китабында Иске Урыссудагы дини тормыш, мәчетләр тарихы буенча тулы мәгълүмат бар. Әлеге язманы без шушы мәгълүматлар нигезендә әзерләдек.
Авылга нигез салыну да, дин үсеше дә бирегә Казан ягыннан күчеп килгән Туктамышка һәм Әхмәргә барып тоташа.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев