Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Эш урыныннан кузгалды

Узган атнада район башлыгы Марсель Шәйдуллин Урыссу урамының 22 санлы йортында яшәүчеләр белән очрашты.

Бу очрашуны, йортта яшәүчеләр сүзләренә караганда, алар инде берничә ел көткәннәр. Эш шунда ки, йорт 1970нче еллар ахырында төзелгән. Аңа инде 30 елдан артык. Ачыклануынча, ул кагыйдәләрне бозып төзелгән, шуның нәтиҗәсендә, берникадәр вакыт узганнан соң, йорт стенасында ярык барлыкка килгән. Төзүчеләр тарафыннан җибәрелгән җитди төгәлсезлек: яссы түбәнең яңгыр суы агып төшә торган урыны, ягъни ялгашы юк. Вакытлар узу белән, әлеге тискәре факторларның барысы да стеналарның торышында кире яктан чагыла башлый. Су, кирпечне ватып, ярыкларга кергән. Бүген йортта яшәүчеләр фатирга керә торган үтәли җилләрдән, стеналардан куба торган штукатуркадан җәфа чигәләр. Йортның нигезе дә нык түгел. Йортта яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, йортны, субайлар какмыйча, сазлыклы урынга салганнар. Вакыт узу белән, нигез "бии" башлаган - яз көне утырган, кышын - күтәрелгән. Күрәсең "бии торган" фундамент стеналардагы ярыкларның барлыкка килүенең сәбәбе булган да инде.

Әлеге йортта яшәүчеләрне ишегалдының төзексезлеге дә борчый. Еш кына аларның ишегаллары аша "Казаныш" кибетенә йөк төягән машиналар йөри, дип зарланалар алар. Шуңа күрә юлда күлләвекләр җыела торган сикәлтәләр, чокырлар барлыкка килгән.

Йортта яшәүчеләрнең зарларын тыңлап узганнан соң, Марсель Зөфәр улы әлеге йортның түбәсен ремонтлау киләсе елгы капиталь ремонт программасына кертелгәнен аңлатты. Түбә кыек булачак, дип ышандырды ул. Ишегалдын төзекләндерү дә каралган. Ә менә йортның үзенә капиталь ремонт ясау әлегә күздә тотылмый. Район башлыгы биредә яшәүчеләргә экспертиза уздырырга киңәш итте, шул очракта гына йортның тузганлык дә-рәҗәсен раслаучы документка ия булырга мөм-кин.

Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Наил Шәмсетдинов һәм әлеге йорт белән идарә итүче "Восток" ТМШ рәисе Рамил Канзафаров катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт программасы