Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Актуаль

Эт тешләүчән булмасын өчен

Күзәтүчесез калдырылган этләрнең бистәбездә дә, авылда да әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыруы темасы беренче генә тапкыр күтәрелми. Проблеманың катлаулылыгы, барыннан да элек, аңа халыкның үзенең ике яклы мөнәсәбәтендә.

Күптән түгел Урыссу урамы уртасында менә шундый этләр өере йөри иде. Кыш ахырында әлеге хайваннарның "туйлары" башлана, әлеге вакытта алар аеруча агрессивлар, бу турыда аларның "кыяфәтләре" генә түгел, хәтта кайберләренең тиреләрендәге кан эзләре дә сөйли. Кайбер этләрнең муеннарындагы муенчаклар аларның хуҗалары булуын исбатлый, димәк , мәсьәләнең тамыры хайваннарда түгел, ә кешеләрнең үзләрендә.

Урамда казык тешле җәнлек пәйда булуы үзе куркыныч тудыра бит инде ул. Аларның тешләренең үткенлеген бер генә кеше сынап карамаган. Шуңа күрә күпләр аларны юк итүне (фактта үтерүне) таләп итә. Бу этләр һөҗүме корбаннарына әверелгән затларның һәм "кече туганнарыбызга" мондый мөнәсәбәт күрсәтүнең кешелексезлек булуы турында тәкърарлаучы хайваннарны яклаучыларның низагларына сәбәп булып тора. Һәм ике як та үзенчә хаклы. Этләрнең балаларны җәрәхәтләү очраклары да билгеле. Әмма бездә этләрне юк итү ысулы хайваннарга карата гына түгел, кешеләргә карата да гумансыз булып тора. Урыссу бистәсе социаль челтәрләренә тәненә дротик кадалган этнең фотосы куелган иде, мәктәптән кайтучы балалар исә аның үлеме шаһиты булган. Балалар мондыйны күрергә тиеш түгел. Этләрне юк итү белән шөгыльләнүчеләр бу турыда белергә тиеш. Әлеге күренеш киләчәк буынны тәрбияләүнең кире мисалларыннан берсе - яшьләрнең рәхимсезлеге - өлкәннәр гамәлләренең чагылышы гына булуына ышанасың.

Этләр өере чабышуының шаһиты булган "Северный" территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Артур Фаздалов вазгыять уңаеннан үз фикере белән уртаклашырга ризалык белдерде:

- Безнең үзидарә мәктәп бинасы эчендә урнашкан һәм миңа укучыларның якында йөрүче этләрне сыйпауларын бер генә тапкыр күрергә туры килмәде. Аларның кайберләре башларын нинди дә булса беренче сыйныф укучысының муенына кадәр суза ала. Мондый эт аның муенына ябышмас дип кем гарантия бирә ала?

- Сезнең үзегезне этләр тешләгәне бармы?

- Бер тапкыр булды - аяктан эләктергәннәр иде. Ә күптән түгел, октябрьдә, Урыссу бистәсендә өердәге бер эт миңа туган тиешле ир-егетнең курткасына ябышты. Ярый әле аның каешлы сумкасы бар иде, шуның белән һөҗүм корбаны этнең муеныннан эләктереп алды. Җәнлекнең чинавын ишетеп, өердәгеләр качу ягын карады. Эләктергән этен туганым кызганды инде, җибәрде. Үзем исә иминлегемне саклау өчен уртача куәтлектәге электрошокер сатып алдым. Ул Октябрьский шәһәрендә дә сатыла. Бервакыт аны эшләтеп карарга туры килде. Этләр куркып качсыннар өчен кабызылган приборның тавышы да җитте. Этләр һөҗүменнән шулай ук борычлы баллончык та саклый ала.

Әңгәмәдәшебез хакимяттә этләргә каршы күрелгән чаралар белән кызыксынгач, аңа алар санын контрольдә тоту эшләре үткәрелүе, елга 150дән артык эт юк ителүе турында хәбәр иттеләр. Шуны танырга кирәк, этләрне үтерү (ничек һәм нәрсә белән - әһәмиятле түгел) мәрхәмәтсез гамәл, әмма мәҗбүри эш. Сукбай этләр белән бергә хуҗалары йөрергә чыгарып җибәргән ияле хайваннар да эләгә. Хуҗаларның ваемсызлыклары һәм карап җиткермәүләре өчен этләр үзләренең гомерләре белән түли. Әлеге вазгыятьтә үзләренең этләренә нык борынчык сатып алу хуҗалар өчен яхшы чишелеш булыр иде. Алар шул ук Октябрьскийда сатыла. Мондый аксессуар этнең үзен аңа җирдән теләсә нәрсә табып кабарга мөмкинлек бирмичә, инфекцияләрдән саклаячак.

Йорт хайваннарын асрау буенча Россия Федерациясенең бердәм закончалык акты юк, әлеге аспект җирле үзидарә органнары белән җайга салына. Этнең борындыксыз булуы өчен штраф бер мең сумнан биш мең сумга кадәр тәшкил итәргә мөмкин. Бу борындык сатып алуга караганда кыйммәткәрәк төшәчәк. Аны ничек сайларга мөмкин булуы турында мәгълүматны безнең газетаның yutazy.ru сайтында табарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев