Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Әфган сугышы корбаннары истәлегенә һәйкәлне үзгәртеп ясау дәвам итә

Урыссу бистәсендә Әфган сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәл ташын яңарту - агымдыга елда үзара салым акчасы хисабына башкарыла торган эшләрнең берсе

Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов хәбәр итүенә караганда, Урыссу бистәсенең Үзәк тыкрыгында урнашкан һәйкәлне өр-яңадан төзү һәм аның тирә-ягын төзекләндерү буенча каралган эшләрнең яртысы диярлек тәмамланган. Бүген подрядчылар биредә брусчаткадан ял зонасы ясау белән белән беррәттән, булачак һәйкәлнең нигез ташын да салалар. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, һәйкәл үзе кара мәрмәрдән булачак һәм анда Әфган сугышында башларын салган якташларыбызның исемнәре уеп язылган элмә беркетеләчәк. Моннан тыш, һәйкәл зонасы ясалма яктырткычлар һәм эскәмиләр белән дә җиһазландырылачак.

Илмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев