Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Гадәттән тыш вазгыятьне кисәтү җиңелрәк

Гадәттән тыш вазгыятьләр һәм янгын куркынычсызлыгы буенча комиссиянең күптән түгел үткәрелгән утырышында язгы ташуга әзерлек соравы тикшерелде, хезмәтләрнең эш алгоритмын билгеләүче тиешле план расланды.

Гидрометеорологик хезмәт прогнозлары буенча, мартта һава температурасының кинәт күтәрелүе көтелә. Узган көз озын булды - туфрак суга бай, бу җир япмасының кар суын "кабул итүендә" чагылачак.

- Ташу нәтиҗәләрен алдан фараз итеп булмый, шуңа күрә предприятиеләргә, җирлек башлыкларына һәм җаваплы затларга чиктән тыш мобиль булырга, бүгенге утырыш карарларын, район башкарма комитетының "2016 елда Ютазы муниципаль районы территориясендә язгы ташу чорында кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген саклауны, биналар, күперләр, автомобиль юллары, гидротехник корылмалар, торак фонды, башка матди кыйммәтләр сакланганлыгы турында"гы карарны төгәл үтәргә кирәк", - дип билгеләп үтте үз чыгышында инфраструктура үсеше буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Мостаев. - Моннан тыш, тиешле хезмәтләргә инде шушы көннәрдә үк потенциаль куркыныч вазгыятьләрне кисәтү өчен койма яңгыр канализацияләренә, электр тапшыру линияләренә, күп фатирлы йортларның подвал бүлмәләренә ревизион тикшерү уздыру, тулаем алганда, вазгыять буенча түгел, аннан алда хәрәкәт итү мәҗбүри.

Комиссия әгъзасы, район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова билгеләве буенча, районның гадәттә су баса торган территорияләренә һәм объектларына Акбаш авылында - 8 йорт, Әбсәләмдә - 73, Бәйрәкәтамакта - 10, Иске Урыссуда - 9, Яссытугайда - 59, Димтамакта һәм Солнечный микрорайонында аерым йортлар керә. Зур су көчен бәяләп бетермәскә ярамавын Ютазы районы буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әйдәүче консультанты Владимир Мальцев та ассызыклады. Практика шуны күрсәтә: гадәттән тыш вазгыятьне, аның белән көрәшүгә яки аның нәтиҗәләреннән арынуга караганда, кисәтү җиңелрәк. Мальцев комиссия әгъзалары игътибарын якын көннәрдә җаваплы затларның гамәлләре билгеләнәчәк команда-штаб тренировкалары уздыру мөһимлегенә юнәлтте. Аларга авария-коткару эшләре өчен җайланмалар һәм инерт материаллар запасын тикшерү, халыкны вакытлыча урнаштыру пунктларын әзерләү, су күтәрелүе дәрәҗәсен үлчәү буенча тәүлек дәвамында кизү торуны оештыру, металл көймәләр әзерлеген һәм комплектациясен тикшерү кебек һәм башка чаралар йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев