Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Хаҗәтханә халыкка хаҗәтме?

Игътибарлы кеше бу сорауга җавапның әлеге исемдә үк яшеренгән булуын искәрми калмас.

Гәҗит битләрендә әлеге четерекле темага кагылырга безне Пионер урамы буенча 9 санлы йортта яшәүче урыссулы Әлфия Латыйпова белән булган сөйләшү этәрде. Эш шунда ки, әлеге йорт, хәер, андыйлар берничә, аяк астында, ягъни, мәдәни чаралар үткәрелүче балалар паркы, кеше күп йөри торган "Тәмле" супермаркеты янәшәсендә урнашкан. Һәм без сүз башында ук игътибарны юнәлткән тема, безнең әңгәмәдәшебез аңлатуынча, аларга турыдан-туры кагыла. Паркта оештырылган бәйрәмнәргә җыелган ишле халык шашлык, камыр ашлары янына төрле эчемлекләр юнәтә һәм шунда ук тамак та ялгап ала. Бераздан соң, табигый хәл, "йомыш" үтәү хаҗәте туа. Кая барырга? Мәдәният йортында бәдрәф барлыгын бөтен кеше дә белеп бетермәскә яисә белеп тә, бер почмакка басуны ансатрак санап, бармаска мөмкин. Моннан тыш, кечкенә балалар бар, аларның исә бу юнәлештә сабырлыклары тагын да кыскарак.

Хуш, бәйрәмнәр сирәк үткәрелсен дә ди, тик супермаркет көн саен иртәдән караңгы кичкә кадәр эшли. Аның каршындагы балалар паркы кичләрен яшьләр утырмасына әверелә. Супермаркеттан сыра (билгеле булганча, бу эчемлек бәвел кудыра торган үзлеккә ия) сатып алган кызлар һәм егетләр, бераз утырганнан соң, "бушату" урыны эзләп, якындагы күп фатирлы йортларга, сарай һәм гаражларга юл тоталар. Биредә яшәүче кешеләргә саргаеп беткән стеналар яныннан үтеп-сүтеп йөрү ифрат та күңелсез, өстәвенә бу санитариягә каршы килә торган хәл. Әлеге районда янә бер сәүдә үзәге - "Магнит" ачылганнан соң, Әлфия Рәшит кызы һәм аның күршеләренең борчылуы тагын да арткан. Димәк, күбекле эчемлек яратучылар балалар паркына күбрәк килә башлаячак, ә бу, үз чиратында, "сары стеналы" вәзгыятьне тагын да катлауландырачак.

Безнең әңгәмәдәшебез фикеренчә, әлеге проблеманы паркта чаралар үткәргәндә биобәдрәфләр куеп хәл итәргә була. Бәдрәфләрне кибетләрдә дә урнаштырырга мөмкин - алар хәзер бөтен җирдә дә түләүле һәм алардан зыян килүе икеле. Хуш, табыш та китермәсен ди, әмма тирә-юнебездәге чисталык барыннан да өстенрәк булырга тиеш түгелме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев