Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Җиңү пьедесталында – Ютазы чаңгычылары

2019 елның 29 декабрендә узган Октябрьский шәһәренең Ачык беренчелегендә Ютазы районы чыңгычылары янәдән югары уңышка иреште.

Бер чакрым арадагы спринтер узышларында тренерлар Таһир Гыйздетдинов һәм Илмир Латыпов кул астында шөгыльләнүче спортчылар мактау пьедесталының бөтен баскычларын да яулады: беренче урында – Искәндәр Латыпов, икенче урында – Олег Лукашин, өченче урында – Илтимер Латыпов.

Биш чакрым арада узган ярышларда 2004-2005 елгы үсмерләр арасында Вилдан Вәлиев икенче урынга чыкты, дип хәбәр итте “Олимп” спорт комплексы тренеры Таһир Гыйздетдинов.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев