Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Актуаль

Иске Каразиректә халык җыены

Иске Каразирек авыл җирлеге үз хуҗалыкларында мөгезле эре терлек асраучылар саны буенча районда алдынгы урыннарның берсен алып тора.

Шуны танырга кирәк, узган еллар белән чагыштырганда, биредә берникадәр кимү күзәтелә. Әйтик, 2022 елның гыйнвар башына шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 658 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 86 башка кимрәк. Хуҗалыкларда савым сыерлары хисап чорында 299 баш исәпләнә, бу узган ел белән чагыштырганда 14кә кимрәк. 2021 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләрнең баш санын саклап калу өчен республика субсидияләре түләнгән. Тулаем алганда, халыкка 1 млн 193 мең 900 сум, ат асраучыларга – 30 мең сум, кәҗә тотучыларга – 4500 сум күчерелгән. Җирлектә халыктан сөт җыю системасы җайга салынган – чимал Баулы сөт комбинатына литры 25 сумнан җибәрелә.

Иске Каразирек авыл җирлеге биләмәсендә өч крестьян-фермер хуҗалыгы эшли: “Котловский И.И.”,  “Гафиятов Ф.Ф.”, “Гафиятов И.Ф."

Иске Каразиректә 186 хуҗалыкта  412 кеше яши, Яңа Каразиректә 86 хуҗалыкта 180 кеше гомер кичерә. Бу ике торак пунктта кеше саны кимү 8 һәм 9 дәрәҗәсендә тәшкил итә. Җирлек буенча 2021 елда бер сабый туган, 11 кеше үлгән.

Бу хакта башкарылган эшләр турында чыгыш ясаган Иске Каразирек авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев белдерде. Ул авыл җирлеге яшәешен тәэмин итүнең барлык юнәлешләренә җентекләп тукталды һәм мәсьәләләрнең халык белән тыгыз хезмәттәшлектә хәл ителүен ассызыклады. Биредә яшәүчеләр үзара салым акчасына да, шимбә өмәләренә дә аңлап карый. Шул ук вакытта көнкүреш чүпләрен, мәсәлән, тирес чыгару өчен урын кирәклегенә кагылышлы мәсьәлә дә күтәрелде. Гомумән алганда, коммуналь калдыкларны махсус чүп-чар машинасы килеп ала. Зур күләмле калдыкларны - иске җиһазларны яки көнкүреш техникасын чыгаруны оештыру мәсьәләсе дә һәркемгә мәгълүм: өстәмә түләү юлы белән предприятие машинасын чакыртырга була. Ә тирес, иске такталар, ташлар һ. б. яхшы компост булып тора, туфрак өчен органик ашлама булып хезмәт итә ала. Табигатькә дә, әйләнә-тирә мохиткә дә зыян китерми.

 Җыенда катнашучылар алдында район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов, район башкарма комитеты бүлекләре һәм яшәешне тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре дә чыгыш ясады. Урыссу район үзәк хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова районда коронавирус белән бәйле эшләр торышы турында сөйләде, яңа штаммнарга каршы торуны бары вакцинация аша гына хәл итеп була, дип ассызыклады.

- Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдиме белән, - дип билгеләп үтте ул, - кабаттан вакцина бер елдан түгел, ә алты айдан соң ясалырга тиеш.

Җыен район мәдәният йорты артистларының күркәм концерт программасы белән башланса, очрашуның ахыры да матур чара белән тәмамланды: Асия һәм Рөстәм Вәлиевлар гаиләсенә, биш баш сыер асраганнары һәм баш санын өч ел дәвамында саклап калганнары өчен, саву аппараты тапшырылды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев