Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Көн кадагында

Күңел хатирәләрен яңартып…

Туксан алты яшьлек Миңсылу Гарифуллина, үткән гомер юлын күздән кичереп, шундый фикергә килгән: кеше җиргә сыналыр өчен туа.

 

Язмабыз герое Бәйрәкә авылында туып-үскән, әмма аның бар тормышы Ташкичү белән бәйле.

- Без монда өч бала белән 1955 елның февралендә күчендек, - дип искә ала Миңсылу апа. - Райком ирем Галиәскар Гарифуллинны Микоян исемендәге колхозга рәис итеп җибәрде. Иске генә өйгә килеп урнаштык. Хәтерлим әле, идән астындагы бәрәңгегә хәтле туңа иде. 1957 елда яңа йорт салып кердек, 1958 елда кече улыбыз туды.

Гомер – берьяклы урам, шуңа күрә, нәрсә генә булса да, алга карап яшәргә кирәк, ди халык. Ләкин өлкәннәребез үз яшьлек хатирәләренең дә туган як тарихында урын алуын тели һәм истәлекләре белән уртаклаша. Шуңа күрә Миңсылу апаның  еш кына сугыш чоры балачагына әйләнеп кайтуы гаҗәп түгел. ...1944 елның язы. Иң авыр вакытлар артта калды кебек. Безнең гаскәрләр ышанычлы рәвештә алга бара, тиздән Җиңү. Ә монда яңа афәт. Бәйрәкәдә халык кырыла башлый. Гаиләләре белән кыштан калган бодай һәм арыштан әзерләнгән ризык ашап, кешеләр үлекле ангина белән чирли. Без үзебезнең гәзиттә бу хакта язган идек инде. Ачлыктан интеккән колхозчылар, кар эреп бетү белән, урып-җыюдан калган башак эзләп, басуга чыгып китә. Ә бу орлыклар, җир астында җылынып ятып, черек авыруын йоктыра һәм чып-чын агуга әйләнә.

- Шушы авыру белән чирләгән олы апам Миңнеямалга 20 яшь иде, - дип сөйли Миңсылу Гарифуллина. – Аны югары температура белән амбулаториягә салдылар. Борыныннан һәм авызыннан кан китте. Янына барырга ярамый, чире йогышлы. Дарулардан шул бер стрептоцид бар, башка бернәрсә юк. Дару каян булсын инде, сугыш вакыты, барысы фронтка китә. Әниебез 24 майда вафат булды. Ападан әниең белән бәхилләшәсеңме, дип сорагач, ул “Баргач күрешербез, хәлем юк”, - дип җавап бирде. Бер атнадан соң китеп тә барды. Безнең авылда ачлык-ялангачлык булды, ә Баланлы, Ташкичү, Чикбүләк авылларында колхозчыларга икмәк тараттылар…

Якыннарын югалткан Миңсылу тиздән Ютазы азык әзерләү комбинатында эшли башлаган. Бер цехта повидло һәм кайнатма җитештерсәләр, икенчесендә бәрәңге киптергәннәр. Бер атнаны ул киптерү цехында эшләгән, икенче атнада Зирекле Елгага урман әзерләү эшенә барган. Эшчеләргә көнгә ярты килограмм ипи, колхозчыларга 200әр грамм он биргәннәр. Җиңү маен якынайткан егет-кызлар белән беррәттән Миңсылу апаның да җиңүгә керткән өлеше чиксез. Кызганыч, сугыш аның ике абыйсын алып киткән. Миңнегали исемле өлкән абыйсы Фин сугышында хәбәрсез югалган.

- Абыем үз заманының белемле кешесе иде, - дип искә ала Миңсылу Гарифуллина. - Ул Бәйрәкә мәдрәсәсен, Бөгелмә педучилищесын тәмамлады. Ютазыда география һәм тарих фәннәрен укытты, Кызылъяр авылында мәктәп директоры булып эшләде. Сугышка үз теләге белән китте. Язган хатыннан аның иртәгә сугышка керәчәген белдек. Шуннан соң ул югалды, аңардан бер хәбәр дә булмады. Сорап та язып карадык, җавап юк, тынлык.

Икенче абыйсы Тимербай комбайнчы булып эшләгән, 1942 елның мартында яу кырына киткән. Ленинград янында хезмәт иткән. Хатларның берсендә ул әтисеннән, бәлки, танкистлыкка укырга рөхсәт итәрсең, дип сорап җибәргән. Әмма әтисе: «Танкта янып үләргә генә калган иде», - дип, каршы чыккан. Миңсылу апа, их, сугыш кырыннан җәяү атлаганчы, танкта йөрсә, яхшырак булыр иде дә бит, дип уфтана. Абыйсы өенә: "Польшаны азат итәбез. Яңадан - Берлинга", - дип яза. Тик ул Польша өчен барган сугышларның берсендә һәлак була.

Тыныч вакытта Миңсылу Гарифуллинаның хезмәт юлы Кече Урыссу авылындагы фельдшер-акушерлык пункты белән бәйле. Санитарка буларак, ул фельдшерның тугры ярдәмчесе була, кирәк чакта уколын да ясый. Кече Урыссу авылында Миңсылу апа 24 ел хезмәт куя. Лаеклы ялга чыкканнан соң да, Ташкичүдә ачылган фельдшер-акушерлык пунктында санитарка булып эшләвен дәвам итә.

Бүген ул балаларының шатлык-борчулары, мәшәкатьләре белән гомер итә. Алар янына берничә атнага кунакка гына барып кайта, өеннән, күңеленә якын туган диварларыннан бер дә аерыласы килми аның. Аңа биредә барысы да якын, тыныч, суларга да, уйларга җиңелрәк.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев