Халык арасында
Кәрәкәшледә халык җыены узды.
Кәрәкәшле авыл җирлеге - районда иң зур җирлекләрнең берсе булып санала. Авылның мәдәният йортында, Кәрәкәшле җирлеге халкы район җитәкчелеге белән очрашты. Очрашуда район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин, башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов, район хезмәтләре вәкилләре катнашты.
Кәрәкәшле авылы җирлеге башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев узган елда башкарылган эшләр турында мәгълүмат бирде. Җирлеккә барлыгы алты авыл керә: Кәрәкәшле, Урал, Салкын чишмә, Ак чишмә, Кәрәкәшле һәм Бәйрәкә разъездлары. Җирлектә барлыгы 988 кеше яши: 29 % - пенсия яшендәгеләр, 59 % – эшләүчеләр, 15 % - балалар һәм укучылар. Җирлектә 2020 елда биш бала туган, 24 кеше вафат булган.
Кәрәкәшле мәктәбендә 43 бала белем ала, балалар бакчасында 20 бала тәрбияләнә. Җирлектә шулай ук өч мәдәният йорты, ике китапханә, туган як тарихын өйрәнү музее, өч фельдшер-акушерлык пункты, почта бүлекчәсе, кибетләр эшләп килә.
Авыл җирлеге хуҗалыкларында 336 баш эре терлек, шуларның 167 се савым сыерлары. Бу күрсәткеч, 2019 ел белән чагыштырганда, 17 савым сыерына кимрәк. Кызганыч, узган елда 24 сыерда лейкоз авыруы ачыкланган, шулардан 17 сыер иткә озатылган. Җирлек составында ике эре хуҗалык эшләп килә: “Кәрәкәшле” һәм “Нәбиуллин” хуҗалыклары. Шулай ук Фәндәс Батыров хуҗалыгы яшелчә үстерү, Рамил Галимов агач эшкәртү белән шөгыльләнә. Җирлекнең барлык керемнәре, башкарыласы эшләре салым акчасына бәйле. Узган елда барлыгы 329 мең 600 сум үзара салым акчасы җыелган. Республика программасы буенча бу сумманың дүрт тапкырга арттырылуын исәпкә алсак, барлыгы 1 миллион 648 мең сум тәшкил итә. Башкарылган эшләргә килгәндә, республика программасы буенча урамнарга яктырткычлар куелган, Сирин Батыршин урамына чуерташ җәелгән, Кәрәкәшле хуҗалыгының яшь белгеченә йорт төзелгән. Авыл җирлеге һәм район бюджетыннан түбәндәге эшләр башкарылган: Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган стелла куелган, Кәрәкәшле авылында су линиясе ремонтланган, зиратларга межалау үткәрелгән, тиешсез урыннарга ташланган чүпләрдән барлыкка килгән чүплек чистартылган, Салкын чишмә авылында газ торбасы күтәртелгән, яңа йорт газга тоташтырылган һәм башка яшәеш өчен мөһим эшләр башкарылган. 2021 елда үзара салым акчасына эшләнәсе эшләр: Кәрәкәшле торак пунктындагы Вахитов урамын юл-урам челтәре нормативларына туры китереп төзәтү, Кәрәкәшленең Габбасов урамы өстендәге зират коймасын ремонтлау, Ак чишмә урамы юлын, Салкын чишмә авылының Чапаев урамы юлын ремонтлау, Урал авылындагы күпфункцияле үзәк бинасы каршындагы мәйданчыкка асфальт җәю.
Җыенга килүчеләрне район башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов Урыссу бистәсендә һәм район авылларында башкарылган ремонт һәм төзекләндерү эшләре белән таныштырды.
Урыссу үзәк район хастаханәсенең баш табибы Светлана Шакирова коронавирусны кисәтү чаралары белән таныштырды һәм вакцина ясатуның мөһимлеген билгеләп үтте. “Бүгенге көндә районда 190 кеше прививка ясатты, чиратта 200 кеше тора. Эш яки ял көннәре булу-булмауга карамастан, экспресс-тест уздырып, прививкалар ясыйбыз”, - дип билгеләп үтте баш табиб.
“Бөгелмә урман хуҗалыгы” инспекторы Рамил Галимов урманга керү кагыйдәләренә тукталды. “Апрель аеннан башлап ике атна дәвамында яңгыр яумаса, урманга керү тыела”, - дип белдерде ул. Шулай ук тәмәке төпчеге ташлау нәтиҗәсендә тауларда янгын чыгу, урманнарга чүп түгү кебек начар гадәтләр турында да кисәтте. Урман хуҗалыгы вәкиле буларак, ул 9 – 11 сыйныфны тәмамлаучыларны Кукмарада урнашкан, техник яктан яхшы җиһазландырылган Лубян урман-техник көллиятенә укырга чакырды.
Район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин халыкны борчыган сорауларга тукталды. Урыссу бистәсенә автобус йөртү мәсьәләсенең көн үзәгендәге сорау булуына басым ясап, муниципалитет көче белән якын арада бу проблеманың хәл ителәчәгенә ышандырды. Аяз Шәфыйгуллин җирлектә савым сыерларының кимүенә борчылуын белдерде һәм лейкозлы сыерлар мәсьәләсе буенча эшләргә кирәклеген ассызыклады. Авыл хуҗалыгы буенча программалар эшләвен, халыкка бу программалар турында тиешле мәгълүматларны җиткерергә, аңлатырга тәкъдим итте. “Ә Салкын -Чишмә авылындагы су проблемасы җирлек һәм район көче белән бу җәйдә хәл ителәчәк”, - диде ул.
Җыелышка килүчеләр үзләрен борчыган сорауларны кузгаттылар.Әйтик, кыш көне бакчаларына яки урамга су агызып ятучылар бар, шул сәбәпле кайбер йортларга су барып җитә алмый. Су мәсьәләсе буенча җирлек башлыгы Альфред Дәүләтгәрәев тә борчылуын белдерде. Төп су чыганагы булган әлеге каптаж янында җәй көннәрендә көтүчеләр туплау ясый, намуссыз бәндәләр хәтта аны әйләндереп алган профнастил коймаларына кадәр сүтеп алып киткәннәр. Очрашуда чүп өчен түләү буенча да сорау күтәрелде. Мәсәлән, авылдагы йортта теркәлгән, ләкин башка торак пунктта яшәүче балаларга чүп өчен түләү кәгазьләре килә, бу хәлне ничек хәл итәргә? Әлеге хезмәт өчен җаваплы район вәкиле хәбәр итүенчә, әгәр кеше башка урында яши һәм чүпне дә шунда түгеп, хезмәт өчен шул яши торган урынында түли икән, моны дәлилләүче, торак-коммуналь хуҗалыгыннан алынган белешмә таләп ителә. Җыелышта зират караучыга түләү, мәдәният йорты каршында эшләп килүче ансамбльга гармунчы билгеләү, ташландык өйләр проблемасы буенча сорау-тәкъдимнәр булды. Урал авылында яшәүчеләр кибеткә килүче икмәк сыйфатыннан зарландылар, су мәсьәләсен хәл итүне сорадылар. Җирлектә яшәүчеләр үз хезмәтләренә җаваплы караганнары өчен баш табиб Светлана Шакировага, Кәрәкәшле һәм Урал авылы фельдшерларына рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Очрашуга килүчеләр шулай ук авылдашлары Мөдәмил Шәкүровның һәм район мәдәният йорты артистларының моңлы тавышлары, дәртле җырлары белән хозурланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев